ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

23еннән 26 февральгә кадәр  Татарстанның табигый тарихи музее Ватанны саклаучылар көнен билгеләргә чакыра. Бөтен килүчеләрне мавыктыргыч квест, мастер-класслар, тамашалы фәнни шоу һәм башкалар көтә, аннан берәү дә бүләксез кайтып китмәячәк.

 

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы алабугалыларга һәм шәһәр кунакларына Пушкин чоры сәяхәтләре хисен тоярга һәм музей-тыюлыкның А.С. Пушкинның «Михайловское» җыентыгыннан «Пушкин юллары белән»күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәне тантаналы ачу 1 мартта 14 сәгатьтә була.

Экспозициядә XIX гасыр сәяхәтчесенең тормышын тасвирлаган юл тарихи-көнкүреш әйберләре, бигрәк тә җигүле транспорт күрсәтелгән. Күргәзмәне XIX гасырның беренче яртысында сәйлән белән бизәлгәндекоратив-гамәли сәнгать әйберләре бизи. Нәфис акча янчыклары, перо чистарткычлар, кара савытлары, монета савытлары, осталар кулы белән ясалган әйберләр зур модада булган һәм сәяхәтче йөгендә аерым урын алып торган.

 

21 һәм 22 апрельдә Ульяновск шәһәрендә ( Ленин мемориалы) «Иделдә ял» II регионара туристик күргәзмә-ярминкә була. Күргәзмәдә катнашучылар – Ульяновск өлкәсе муниципаль берәмлекләре һәм ПФО регионнары, шул исәптән профессиональ туристик бизнес вәкилләре, туризм өлкәсендә башкарма власть органнары җитәкчеләре, туриндустрия экспертлары, инвесторлар.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Н.А.Дурова музей-усадьбасында «Чуртан кушуы буенча» рус халык әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән якты программа старт алды.

Аның төп геройлары  — Емеля һәм Чуртан — Петрушка, Убырлы  Карчык, Кыш, Масленица һәм бәйрәм кунаклары белән бергә җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, күңелле конкурсларда катнашалар, Кыш карачкысын яндыралар һәм әлбәттә инде, хуш исле үлән чәйләре, тәмле  «трактир» коймаклары һәм тәм-томнары белән сыйланалар.

Бәйрәм атна буе дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85557) 7-96-51, 7-89-70

21еннән 26 февральгә кадәр «Эрмитаж-Казан» Үзәге  «Май чабу уен-көлкесе,  яисә ничек Петрушка дус кызын югалткан» программасына чакыра.

Бер, ике,өч… Мáсленканы кире кайтар, кышны озат һәм Иртә Язны каршыла! Петербургның Кышкы Сараеннан Җирән Сакал  Петрушканың дус кызы Масленканы – Май чабу карачкысын урлап, алты замок төрмәсендә яшерә. Петрушкага ярдәмгә камер-кыз Дружевна – Император сараеның Май чабу күңел ачулары  остасы  килә. Әмма аларның икесенә Җирән Сакалдан  Мáсленканы тартып алу мөмкин түгел. Бары кыю   егетләр ярдәме белән генә аны коткарып һәм Кышкы Сарайга кайтарып була – әмма моның өчен аларга Җирән Сакалның алты серен чишәргә һәм алты Май чабу ачкычын табарга кирәк

21 - 26 февральдә төркемнәрдән гаризалар кабул ителә

23 февральдә 16.00 сәгатьтә - «Әтиләр өчен Май чабу балаганы»

24, 25, 26 февральдә 16.00 сәгатьтә - «Бөтен кеше өчен Май чабу балаганы»


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

«Зөя утрау-каласы» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм  «Сулица» Ассоциациясе сезне һәм сезнең кунакларны «Зөя Май чабуы” н бәйрәм итүдә катнашырга чакыра, ул 26 февральдә  (якшәмбедә) 11.00дән 16.30 сәгатькә кадәр була. Күңелле җыр-биюләр белән узып бара торган салкыннарны һәм эреп барган карны  озатырбыз! Зур кар крепостен штурмга алып, язгы җылы кояшны каршы алырбыз һәм Масленица карачкысын коткарырбыз  – ЯЗНЫ озатып, зур адымнар белән җәйгә таба атларбыз!!!

2017 елның 23 февралендә 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр  Татарстан Республикасы Милли музее  казанлыларны һәм башкала кунакларын Ватанны саклаучылар көненә чакыра.

«Витязь» хәрби-тарих клубы «Барлык чорлар сугышчысы» программасын уздыра. Музей буенча сәяхәт кылып, кунаклар безнең тарихта төрле чорларда ирләрнең нәрсә белән шөгыльләнүен белә, төрле эпохалар хәрби әйберләре белән таныша һәм әлбәттә инде,  үзләре сугышчан әйберләрне сынап карый алачак.


17
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге Tatarstan Top Hotels Award 2017 икенче Һөнәри Премиясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлану турында хәбәр итә. Татарстан Республикасының һәр урнаштыру чарасына  2017 елда үзенең ирешкән уңышларын күрсәтеп, иң яхшылар исеме өчен көрәшү мөмкинлеге бирелә.

Гаризалар 2017 елның 1 апреленә кадәр  ttha.tdc@gmail.com почтасына кабул ителә.

Tatarstan Top Hotels Award 2017 – Татарстан Республикасы кунакчыллыгы өлкәсендә  кунакханә бизнесы уңышларын профессиональ тануга, Татарстанда туризм өлкәсен үстерүгә һәм хезмәтләр сыйфаты өстендә эшләү өлкәсендә урнаштырылган чараларны мотивацияләүгә  юнәлтелгән профессиональ премия.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 февральдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының Иҗтимагый Советы утырышы булып узды. Киңәшмәне советның Рәисе - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Пономарев Кирилл уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Сәетова Лиана, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Мустаев Артур, Морозов Кузьма, шулай ук Артеменко Оксана, Николаев Артур, Мифтахов Рамил, Секретова Надежда, ТР сувенирлар өлкәсе вәкиле Рачук Александр һәм башкалар катнашты. Иҗтимагый утырышта ТР туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясе йомгаклары, гыйнвар каникулларында туристлар агымының кимү проблемасы, моның сәбәпләре, ТРда кече авиацияне үстерү мәсьәләләре каралды. Алдагы утырыш Бөгелмә шәһәрендә күчмә утырыш форматында узачак

18 и 19 февральдә 13:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» Үзәге «Петербург модерны. 1890-1910 еллар. Стиль һәм югары мода» күргәзмәсенә «Модница-императрица турында, яисә балга ничек әзерләнергә» уен программасына чакыра
Кунаклар Россия императрицаларының киемнәре белән таныша һәм аларның нинди модага өстенлек бирүләре турында белә; тукыма үрнәкләрен тотып карап, йөз ел элек күлмәкләрнең нинди материаллардан тегелүе, нинди фасоннарга өстенлек бирелүе турында белә; прогулкага чыгу, визитлар ясау һәм балларга бару өчен хатын-кызларга һәм ир-атларга киемнәрне үзләре сайлап карый;рәссамнарның картиналарындагы чәчәкләрнең серле телен чишә алачак һәм башкалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International