ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Узган коллегиядә Татарстан Республикасының Туризм үсеше үзәгенең генераль директоры Дилбәр Садыкова 2017нче елда Туризм үсеше үзәге тарафыннан тормышка ашырылган проектлар турында һәм 2018нче елга корылган планнар турында сөйләп китте: “2017нче елда Татарстанның Туризм үсеше үзәге 30дан артык проектны тормышка ашырды. Алар республикабызның туризм һәм кунакчыллык индустриясенең үсешенә һәм локаль туристлык продуктын алдынгылар базарында тәкъдим итүгә юнәлтелгән.”

2017нче елда бик күп көчләр “VT бренды турдистанциясенең үсеше программасы”на кертелде. Стандарт булмаган акцияләр һәм реклама компанияләре, туристлар өчен яңа мәгълүмати ресурслар өстендә эш, яңа маршрутларны барлыкка китерү, бренды аккредитацияләү, сувенирлар базары белән хезмәттәшлек итүдән башлап “Киләчәк ориентирлары” халыкара форумны уздыруга кадәр чаралар – барысы да яхшы нәтиҗәләр күрү өчен дип ниятләнгән гамәлләр.

Заманадан артта калырга яратмаган Туризм үсеше үзәге бик дикъкать белән кунакханәләр өлкәсенең ни хәлдә булуын һәм туризм аналитикасының күрсәткечләрен күзәтеп бара.

“Турист портреты” дип аталган проект туристларның иҗтимагый-демографик халәтен тасфирлап бирә ала. Шулай ук аның аша республика кунакларыбызның мәгълүмати каналларын ачыкларга мөмкин: бу фактор исә киләчәктә Татарстан Республикасына элемтә стратегиясен дөрес итеп төзергә һәм тагын да күбрәк кунакларны үзенә җәлеп итәргә ярдәм итә.

2017нче елда булган үзгәрешләр белән сезне якыннанрак таныштырып үтәсе килә. Үзлектән сәяхәт итүче туристларның (дуслары яисә гаилә белән) саны артканнан арта бара. Димәк, шәхси хезмәт күрсәтүдә һәм маршрутлар төзүдә ихтияҗ бар.

2017нче елның төп үзгәрешләренең берсе – туристларның вакытлыча яшәп тору урыны чыгымнарының кимүе. Нәтиҗәдә, 10% туристлар тәүлеккә арендага бирелә торган фатирларда тукталалар.

Гадәттә туристлар поезд белән сәяхәтне кулай күрәләр. Күп очракларда алар гаиләле кешеләр, балалардан башка юлга чыгалар. Төп максатлары – отпуск, ял итү, күңел ачу. Сәяхетчеләрнең күбесе Татарстанга беренче мәртәбә һәм 2-3 көнгә килгән, кире монда тагын әйләнеп кайту хыялы белән китәләр.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, турист күпмегә яшьрәк булса, шуның кадәрле сәяхәт вакыты да кыскарак. Ә менә 35 яшьтән зуррак булучылар озаграк вакытка чит шәһәрдә туктала алалар. Дөньякүләм тренд расланып бара: яшьләр ешрак сәяхәт итә, ләкин бер урында тору вакытлары кыскара бара.

Бүген коллегия алдында без шулай ук сораштыру үткәрергә будык. Безнең һәрберебез дә сәяхәт итә. Тикшеренү нәтиҗәсе алдагы күрсәткечләр белән тигез булып чыкты. Татарстанны башка кешеләргә тәкъдим итүчеләрнең саны – 94%, шуны да ассызыкларга кирәк, ел саен бу саннар артканнан арта бара (2015нче елда бу күрсәткеч 80% булса, 2016нчы елда инде 90% тәшкил итә), бигрәк тә яз һәм җәй айларында күрсәткечләр иң югары нәтиҗәләргә җитәләр. Сәяхәтне планнаштыручы кешеләрнең 80%ы интернет-сайтлар аша мәгълүмат эзлиләр, 2016нчы ел белән чагышырганда бу күрсәткеч 11%ка арткан, һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, сораштыручыларның  32%ы дуслары һәм туганнары белән киңәшләшә.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Рәсәй эчендә сәяхәтне сайлар алдыннан, 2017нче елда кешеләр Татарстанның туристик интернет порталларында һәм социаль челтәрләрендә мәгълүмат эзләгәннәр. Ә бу нәтиҗәләр исә, Татарстанның интернетта актив һәм югары дәрәҗәдә эш алып баруы турында сөйли.

Яңа ел ялларына (30.12.2017 - 08.01.2018) килүчеләрне күзәтсәк, шуный әйтеп була: шәхси машиналарында килүчеләрнең саны арткан. ( 9,4%тан алып 22,8%ка кадәр). Шулай ук кызык закончалык барлыкка килде: зуррак яшьтәге туристлар республикада үткәрелгән яллары белән күбрәк канәгать калалар. Татарстанда үткәрелгән вакыт эчендә ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк ача кулланганнар. (Ир-атларның чыгымнары уртача 26188, 89 сум булса, хатын-кызларныкы – 23188,54 сумны тәшкил иткән).

2017нче елда үткәрелгән Конфедерацияләр кубогы үткәрелгән вакытта Татарстанда беренче тапкыр “җанатар портреты” төзелде. FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогы кысаларында катнашкан җанатар, ул – берничә дусты белән самолетта яисә поездда (69,5%) башкалага килгән 26-35 яшьлек ир-ат. Алар  кунакханәдә (38,4%) 2-3 көн (51,3%) үткәрә, һәм бары тик кайберләре генә (24,7%) Казанда бер атнага кала. Казаннан тыш җанатарлар бу зур чара вакытында Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Раифа монастыре кебек тарихи җирләргә сәяхәт кылалар.

Сораштырылган җанатарларның күпчелеге Татарстанга һәм Казанга сәфәре белән канәгать калган һәм тагын бер кат килергә әзер. Моннан тыш әле, дусларына, туганнарына да безнең регионга килергә киңәш итәчәкләр. Татарстан – Россия җанатарлары өчен дә, чит ил җанатарларына да бары тик яхшы тәэсирләр генә калдыручы регион, дип раслый бу күрсәткечләр. Респондетларның күбесе инде икенче сәфәрен планнаштырып та куйган.

Моннан тыш, җанатарларга Казанның инфраструктура категорияләре буенча сораштыру үтәргә тәкъдим ителде. 10 баллы шкала буенча бәя бирергә кирәк иде (1-бик начар, 10-бик әйбәт). Шулай итеп, Казанның урнашу нокталарында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе 8,47 балл, транспорт системасының эше 8,20 балл, җәмәгать туклану урыннары (рестораннар, кафелар) 8,77 балл, Татарстан башкаласының уңайлы мохите 8,38 балл белән бәяләнде.

Җанатарлардан килгән теләк-фикерләр дә анализланды. “Дөнья Чемпионатына нәрсәләрне яхшыртырга була?” дигән сорауга популяр җаваплар арасында түбәндәгеләр булды:

  • Матчларны карау мөмкинлеге белән тәэмин ителгән фан-зона оештыру.
  • Транспорт системасы турында мәгълүмати материаллар булдыру: җанатарлар әйтүенчә, автобус расписаниесе/маршруты/тукталышлары турында мәгълүматның аз булуы. Кайберәүләр Казан-Арена мәйданчыгы янына метро үткәрүне тәкъдим итте.
  • Туристик урыннарда җәмәгать бәдрәфләренә керү мөмкинлеге тудыру. Сәфәр кылучы өчен чит шәһәрдә җәмәгать бәдрәфе табу авыр мәсьәлә, дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, җәмәгать туклану нокталары туристларны үз бәдрәфләренә бушка кертәләр. Бу тәҗрибәне 2018нче елда үткәрелүче Дөнья Чемпионаты вакытында кулланырга тәкъдим итәбез.
  • Хезмәт күрсәтү өлкәсендә чит телләрне (күбесенчә инглиз телен) белүчеләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү. Шулай ук шәһәрдә булган шартлы билгеләрне, туристик үзәкләр, музей билгеләмәләрен инглиз телендә күбрәк булдыру.

“Җанатар портреты” һәм “Турист портреты” проектлары кысаларында үткәрелгән сораштыруларга нигезләнеп, без социаль челтәрләрдә (Вконтакте, Инстаграм, Фейсбук) алга этәрү стратегиясен барлыкка китерәбез. Һәр социаль челтәрдә Visit Tatarstan идеологиясенә туры килгән уникаль контент барлыкка китерәбез. VT аккаунтларында һәрдаим Татарстанның шәһәрләре, туристик үзәкләре турында кызыклы фактлар,  сәяхәтнамәләр, конкурслар һәм сораштырулар чыгып тора. Алар ярдәме белән кызыксынучыларны һәрвакыт үзебезгә җәлеп итеп һәм сорауларына җавап биреп тора алабыз.

2017 елда ORM юнәлеше (интернет киңлектә абруй дәрәҗәсе белән идарә итү системасы) буенча үткәрелгән мониторинг күрсәткечләренә килгәндә, узган елны төрле интернет-ресурсларда Татарстан турында 92меңнән артык фикерләр барлыкка килгән. Алардан бары тик 2 мең чамасы – тискәре, ә калганнары уңай яки нейтраль характер йөртә. Кунакханә, туристик үзәкләр һәм ял итү урыннарына кагылган һәр фикерне күзәтеп бардык. Тискәре фикерләр буенча тиешле эшләр эшләнелде: начар тәэсир калдыручы факторларның сәбәпләре ачыкланды, кирәкле үзгәрешләр кертелде һәм фикер калдыручыларга җиткерелде. Гомуми характер йөртүче тискәре фикерләрне (мәсәлән, начар һава торышы турында) уңай фикерләр (“Ә миңа Казан теләсә нинди һава торышы белән дә ошый!”) кертү белән тигезләштереп бардык. Шул рәвешле, “Татарстан - ял өчен уңайлы регион” дигән абруйны югары дәрәҗәдә саклап бару нияте белән интернетта уңай фон барлыкка китердек.

Visit Tatarstan брендының сувенир продукциясе холлда күрсәтелгән. Аның дизайны, замана таләпләренә туры килүе, сувенирлар линейкасының артуы – Туризм үсеше үзәгенең аерым бер юнәлеше. VT бренды артында визуаль рәт кенә түгел, туристик продуктның башка мәгънәсенә төшенү, җирле халыкның яшәү рәвешен, югары хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, һәм, иң мөһиме, канәгатьләнү һәм канәгатьләндерү хисләрен аңлау тора.

2017 елда Татарстанда эшләнелгән сувенирлар базасы буенча бик зур эш үткәрелде: яңача дизайн, заманча трендларга туры килердәй тышкы кыяфәт уйлап табылды; беренче сату нокталары билгеләнде, берничә юнәлешле тәүге сувенирлар каталогы барлыкка китерелде. Бүгенге көндә  VT теркәлгән товар билгесенә ия. Шәһәр халкы һәм туристларның фикерләре буенча, VT продукциясе зур популярлык казанды, бик күпләрнең күңеленә хуш килә һәм уникаль товар булып тора!

Продукциянең сәүдә үзәкләрендә барлыкка килүе, безнең министрлыклар һәм идарә тармаклары тарафыннан күрсәткеч продукция рәвешендә чынга ашырылуы бик мөһим. Ә без үз чиратыбызда, 2018 елда VT продукциясен республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар арасында популяштыруны дәвам итәрбез: төрләр рәтен үстереп Татарстан буенча җитештерүне тарату нияте белән сөйләшүләр алып барырбыз.

2017 елда җыелган тәҗрибә һәм тормышка ашырылган бурычлар дулкыны белән 2018 елда да эшне шулай дәвам итәргә телибез. Сыйфат системасы артыннан күзәтү эше “Кунакчыллык. Перезагрузка” белем бирү модулен оештырырга һәм үткәрергә кирәк икәнен күрсәтте. 2013 һәм 2015 елларда үткәрелгән чаралар алдыннан бу модульне үткәрү инде гадәткә кертелгән иде. Аның катнашучылары - кунакханә, ресторан, музей эшчеләре, куркынычсызлык хезмәткәрләре булачак. Якынча 5 мең кешене бу проектка җәлеп итү планнаштырыла. Уку-укыту кысаларында эшлекле аралашу күнекмәләрен камилләштерү, чит илләрдән килүчелеләр белән аралашуның милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү, көтелгән вакыйгалар белән идарә итә алу, туристик продуктны заманча алымнар белән үстерү каралган. Модуль кунакчыллык индустриясенең әйдәп баручы тренерлары тарафыннан мастер-класслар формасында үткәрелергә тиеш, һәр тыңлаучы өчен кулланма әзерләнә.

Шулай ук 2018 елга планнар арасында “Visit Tatarstan белем бирү академиясе” проектын башлап җибәрү. Аның төп юнәлеше – уенчыларны туристик брендка тирәнтен кертү.

Кунакханә, ресторан, туроператорлар, сувенирлар җитештерү һәм сату оешмалары, музей, күңел ачу җирләре вәкилләре, экскурсия җитәкчеләре өчен оештырылган һәм үз эченә бик күп лекцияләр алган бу курс бердәм сыйфат системасын барлыкка китерү, индустрия өчен яңа маркетинг мөмкинлекләре өйрәнү, туристлар өчен хезмәтләрнең җәлеп итүчәнлеген күтәрү һәм аларны алга этәрү буенча яңа алымнар уйлап табу мөмкинлекләре бирә.  

Бу укыту модулен үткән кунакханә һәм рестораннар Visit Tatarstan бренды аккредитациясе статусына ия булачаклар һәм туристлар маршрутында киңәш ителгән урыннарга кертеләчәкләр. Шулай итеп, бу проект брендга карата лояльлек хисен булдыруга сәбәпче булачак, һәм эш куласасына хезмәткәрләрне генә түгел, тиешле сервисларны һәм инфраструктураны да кертеп җибәрергә ярдәм итәчәк.”

“Релита-Казан” кунакханәсе идарәчесе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре Берләшмәсе президенты Гөлнара Сафина “Вакыйгалар - кунакханә базарының драйверына тиң” доклады белән чыгыш ясады. 2017нче елның гыйнварендә Татарстан Республикасының кунакханәләр буенча гомуми җыелышта карар кылынды: Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре Берләшмәсен булдырырга кирәк. Бу карар безнең кунакханә тармагы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Бүгенге көндә бу Берләшмәгә 60 тан артык кунакханә керә, алар арасында: Казан, Яр Чаллы һәм Алабуга кунакханәләре.

Кунакханәләр Берләшмәсе – ул кунакханә хуҗаларының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү һәм һөнәри өлкәдә булган сорауларга җавап табу максаты белән барлыкка китерелгән профессиональ оешма.

Бу Берләшмәнең бурычлары аз түгел, бигрәк тә иң мөһимнәрен билгеләп үтәсе килә:

  1. Хакимият, профильле белем бирү учреждениеләре, туроператорлар, Россиянең эре кунакханә берләшмәлере (Рестораторлар һәм Кунакханә идарәчеләре Федерациясе, Россия Кунакханәләре Берләшмәсе һ.б.) белән кунакханәлек өлкәсендә хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу өчен ачык ачык мәйданчыклар булдыру.
  2. Яңа кануннар, киләсе вакыйгалар, һөнәри чаралар һәм кызыксынулар турында бердәм мәгълүмат бирү системасы барлыкка китерү.
  3. Кунакханәләр берләшмәсе әгъзаларына һөнәри эшчәнлекләрендә ярдәм итү, кунакчыллык өлкәсендә эшләүче оешмаларның мәнфәгатьләрен яклау.

Кунакханәләр Берләшмәсенең шушы кыска вакыт эчендә көн күрүендә инде булган вакыйгалар:

  1. Кунакханәләрне тикшерү темасына багышланган, “Бизнез һәм хакимият: ачыктан ачык сөйләшү” дип аталган очрашулар циклы.
  2. 2017нче елның июль аенда кунакханәләрдә куркынычсызлык мәсьәләсе буенча киңәйтелгән җыелыш.
  3. 2018нче елның гыйнвар аенда ТР Президенты каршында эшләп килүче эшмәкәрләр Советында чыгыш ясау.
  4. Россия буенча Татарстан Республикасының Эчке Эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләрендә Идарә итү бүлеге, Эчке Эшләр Министрлыгы, Гадәттән тыш Хәлләр Министрлыгы, Росгвардия, Роспотребнадзор кебек дәүләторганнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу.
  5. Россия буенча Татарстан Республикасының Эчке Эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләрендә Идарә итү бүлеге белән берлектә чит ил гражданнарын теркәү белешмәлеге барлыкка китерелде; Гадәттән тыш Хәлләр Министрлыгы белән берлектә кунакханәләрне куркынычсызлык нормалары буенча әзерләү өчен методик күрсәтмәләр ясау.
  6. Туристик автобусларны шәһәр үзәгендә урнашкан кунакханәләр янында парковкалар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде.

Шулай ук хәзерге вакытта кунакханәләр өлкәсендә хәл ителмәгән ачык мәсьәләләр дә юк түгел, алар арасында:

  1. “Казан Кремле Ансамбле” саклау зонасы проекты гамәлдә булган территорияләрдә кунакханәләргә түбәгә вывескалар элүдән тыю.
  2. Кадастр бәясе буенча санала торган җир һәм күчемсез милек өчен түләү салымының ставкасы кимүе (Мәскәү шәһәре тәҗрибәсе буенча).
  3. Кунакханәләрнең күчемле милке өчен салым ставкасының кимүе.

Номерлар фондының күләме 2018нче елның 1нче гыйнварына түбәндәгене тәшкил итә:

  • Казанда күмәк урнаштыру чаралары - 17528 койка-урын,
  • Татарстан Республикасы буенча күмәк урнаштыру чаралары – 38000 койка-урыннан артык.

Сөйләм Технологияләре Үзәге аналитиклары биргән мәгълүматларга таянсак, Казан шәһәре буенча уртача кунакханәләр йөкләнеше 2016 ел белән чагыштырмача арткан: 55% күрсәткеченнән 56% күрсәткеченә кадәр үсеш алган. 2017нче елда кунакханәләрнең йөкләнеш динамикасы күрсәткечләре бертөрле генә булмаган, һәм, күбенесенчә, 2016нчы ел белән чагыштырганда, түбәнәю нәтиҗәләрен күрсәткән. Апрель (-6%) һәм май (-4%) аенда кунакханәгә килүчеләрнең саны кимүе күңелсез вакыйга булып тора. Нәкъ шушы айлар 2016нчы елда иң күп күрсәткечләрдән гыйбарәт иде. Дәвам итеп август (-3%), сентябрь (-1%) и октябрь (-3%) айлары да түбән нәтиҗәләр күрсәтте.  2016нчы ел белән чагыштырганда, февраль (+2%), март (+6%), июнь (+5%), июль (+3%)  һәм декабрь (+4%) айлары исә үсеш күрсәткечләре белән.

Номер өчен уртача бәя (ADR) һәм номердан керем хакы (RevPAR) кебек күрсәткечләр 2017нче елда үсеш алдылар һәм уңай динамика күрсәттеләр.

Шулай итеп, 2017нче елда кунакханәләрнең килүчеләр саны белән йөкләнеше 2016нчы елга караганда түбән булуга карамастан (июнь, июль, ноябрь, декабрь айларыннан кала), ел башында тарифларның артуы һәм июнь аенда Конфедерацияләр кубогы аркасында уртача бәя һәм номердан керем хакының күтәрелүе нәтиҗәсендә, кунакханәләр 2016нчы ел белән чагыштырганда яхшы динамикага чыга һәм еллык керем күрсәткечләрен күбәйтә алдылар.

Чагыштуры өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кунакханәләре йөкләнеше:

Шулай итеп, “Cushman & Wakefield” аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча, “2017нче елның беренче яртыеллыгында (гыйнвардан алып августка кадәр) Мәскәүнең йөкләнеш күрсәткечләре күләм мәсьәләсендә дә, тариф мәсьәләсендә дә ышандыргыч үсеш бирә алмадылар, Конфедерацияләр кубогын исәпкә алмаганда, әлбәттә.”

Hotel Advisors мәгълүматлары буенча, Санкт-Петербург кунакханәләре “...2017нче елның 3 кварталы нәтиҗәсендә (гыйнвар-сентябрь) йөкләнеш түбән күрсәткечләр китерде, бары бәяләрнең артуы гына керем ягын нормалаштырырга ярдәм итте.”

2017нче елның кунакханәләрдә кеше белән йөкләнелеш графигын анализлап карасаң, иң яхшы күрсәткечләр Казанда зур чаралар үткәрелгән вакытка туры килә. 2016 белән чагыштырганда үсеш түбәнге вакыйгаларда күренде:

  • Март (+6%) – балалар фестивальләре һәм каникуллар;
  • Июнь  (+5%) – Конфедерацияләр кубогы үткәрелүе;
  • Июль (+3%) – пляж уеннары буенча спорт ярышлары, Red bull air race чемпионаты, халыкара МИНЕПС VI конференциясе, Сабантуй, Презиент академиясенең җәйге кампусы, TNA кагыйдәләре буенча ярышлар һәм башка чаралар;
  • Ноябрь (+4%) – балалар һәм яшьүсмерләрнең бәйрәмнәрен һәм каникулларын оештыру, йөзү буенча кубок һәм спорт ярышлары чемпионатын оештыру;
  • Декабрь (+4%) – Яңа ел бәйрәмнәре.

Әгәр дә 2010 һәм 2011нче елларны искә алсак, мондый үсешне “Сотворение мира” рок-фестивале, Дю Солей циркы гастрольләре һәм 2013нче елдаЭлтон Джон концертлары китергән иде.

Күрүебезчә, теләсә кайсы шоу, тантана, концерт, төрледән-төрле театральләштерелгән тамашалар, фестивальләр уздыру, шулай ук зур спорт чаралары үткәрү, яки эшлекле симпозиумнар, конференцияләр, семинарлар – болар барысы да инфраструктура объектларының керем үсешенә һәм йөкләнеш күрсәткечләренең артуына бик яхшы йогынты ясый. Мондый зур чараларны үткәрелү вакытында кунакханәләр дә, рестораннар да, сувенир һәм тематик атрибутика сатучы кибетләр дә бик яхшы керем ала.

Вакыйгаларны шәһәрнең һәм илнең җәлеп итүче чарасы булып торган мисалларны бик күп китерергә була:

  1. лия һәм Венеция карнаваллары
  2. да сентябрь аенда үткәрелә торган чәчәкләр парады
  3. Молдовада шәраб фестивале
  4. ядә Октоберфест чарасы
  5. да һәм Миланда мода күрсәтү вакыйгалары
  6. шәһәрендә джаз фестивале
  7. үткәрелүче музыкаль фестиваль
  8. Сочи шәһәрендә үткәрелүче«Кинотавр» кинофестивале

Бу чараларның никадәрле кызык һәм отышлы булганлыклары турында Мюнхенда оештырылучы “Октоберфест” сыра фестивале мисалында күрергә була. Ул ике атна дәвамында уздырыла. Сыра анда чыннан да чишмә төсле ага: һәр фестиваль саен кунаклар бу эчемлекне якынча 6 миллион литр күләмендә эчәләр. Статистика мәгълүматларына күз салсак, бу вакыт эчендә шәһәр 6 миллион турист кабул итә, ә финанс чараларының әйләнеше бәйрәмдә якынча 450 мең евроны тәшкил итә.

Өстә санап үтелгән барлык әйберләр дә, вакыйгага бәйләнгән туризмның чыннан да кунакханә өлкәсе һәм, гомумән, туристик индустрия өчен көчле драйверга әйләнгәнен исбат итә.  Мондый туризм регион икътисады өчен бик зур акчалар алып килә, ә рестораннар һәм кунакханәләрнең “сезон” булмаган вакытына үсеш күрсәткечләре кертә ала.”

 

 

Табигатьнең могзиҗалы, тарихи-мәдәният мирасына бай Лаеш районы Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шулай ук чит ил   туристларын бүген үзенә җәлеп итә.

Район өчен туризмның иң перспектив төрләре   булып экологик туризм, мәдәни-күңел ачу, авыл һәм вакыйгалар туризмнары алдынгы урыннарны алып тора.

Бөек рус язучысы, дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинның ватаны - Лаеш муниципаль районы. Сокуры-Егорьево-Лаеш туристик маршруты үз эченә  Г. Р. Державин тормышы белән бәйле мемориаль  урыннарны, православие дини  объектларын ала.

«Каравон» рус халык фольклор бәйрәме үзенең данын еракларга таратты. Кайчандыр «Никола Вешний» престол  бәйрәме уңаеннан  үткәрелгән бәйрәм, хәзерге вакытта авыл фольклор бәйрәменнән Бөтенроссия дәрәҗәсенә үсте. Соңгы дистә елларда ел саен халык бәйрәмгә күбрәк килә. Бу бәйрәм Татарстан Республикасы территориясендә уздырылучы   иң төп милли-мәдәни чараларның берсе булып тора.

Безнең район үзенең алыштыргысыз кәсепләре, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән үзенчәлекле.

Мәдәни - танышу туризмын музейлардан, архитектура һәйкәлләреннән һәм археологик казылмалардан башка күз алдына китереп булмый. Әмма дә ләкин, һәр экскурсия вакытында күңел ачу өлеше дә зур роль уйный.  Соңгы тикшеренүләр нигезендә,   нәкъ менә күңел ачу мизгелләре экскурсияләрдә мөһим урын алып тора.

Безнең районда аеруча популяр маршрут булып «Лаеш районының этник традицияләре» санала.

  Әлеге тур  катнашучыларны Лаеш районында элек-электән яшәгән рус, татар, керәшен  халыкларының   гореф-гадәтләре белән белән таныштыруга юнәлдерелгән.  Экскурсия руслар, татарлар, керәшеннәр яшәгән авыллар аркылы уза. Бу авыллар табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, бүгенге көндә үзенчәлекле, этномәдәни үзәк булып торалар. Экскурсия вакытында экскурсантлар Лаеш районында яшәгән өч төп халыкның гореф-гадәтләре һәм фольклоры белән танышалар.

Никольск авылында кунакларны  рус халык “Каравон”  фольклор ансамбле каршы ала. Танышу вакытында экскурсантлар Каравон  бәйрәме тарихын, борынгы рус халык җырларын тыңлыйлар, кояш юнәлешендәге үзенчәлекле адымнар белән түгәрәк уенда катнашалар.  Шунда халык уеннары өйрәтелә, балалайкага кушылып күңелле җырлар җырлыйлар.

Ташкирмән авылында аларны керәшен балалар фольклор ансамбле «Көмеш» каршы ала.  Бу авылда Тройчын бәйрәме мәҗүсилек элементлары белән үткәрелә, балалар шушы күренешне театраль формада уйныйлар, аннары самовар торбасы, мич капкачы ярдәмендә көй чыгарып  борынгы керәшен халык биюләрен башкаралар. Бу авылда изге урыннар булып Кала башы  һәм Бишек тау  археологик һәйкәлләре санала. Андагы уңай энергетика экскурсантларга бик ошый. Экскурсия Мишә елгасыннан тотылган балык ризыкларын тәмләп карау белән төгәлләнә.

Россиянең ике бөек елгасы Кама һәм Идел кушылган җирдә бик матур татар авылы -Атабай урнашкан. Бу авылда  элек –электән татар халкының  борынгы гореф –гадәтләре, борынгы җырлары белән Кичке уен дигән бәйрәм ясый торган булганнар. Бибинур татар фольклор ансамбле шушы бәйрәмнең  күренешләрен туристларга тәкъдим итә. Гүзәл Кама тамагы өсте һәркемнең күңеленә хуш килә.

Туроператорлар белән бердәм эшләү бу маршрут буенча туристлар санын арттыруга китерде. «Лаеш районының этник традицияләре» экскурсиясе белән Кытай, Малайзия, Италия, Испания, Германия, Бердәм бәйсез дәүләтләр кунаклары, шулай ук  Россия шәһәрләре: Мәскәү, Петербург, Тула, Самара, Киров, Ижевск, Пермь туристик группалары танышты.

2017 елда бу маршрут буенча 3750 турист кабул ителде.

Әлеге  маршрут белән кызыксыну ел саен арта бара. Шуңа күрә безгә төп объектларның инфраструктураларын яхшырту кирәк.

Туристлар санын арттыру өчен территорияләрне төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, музей экспозицияләре булдыру, биектән карау мәйданчыклары һәм туристлар навигациясе элементларын урнаштыру мөһим.

Туризм соңгы елларда Татарстанның икътисад тармаклары арасында алдынгы һәм зур үсеш алып баручы өлкәләрнең берсе булып бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының туризм эшләре буенча дәүләт комитетында 2017 нче елның эш нәтиҗәләренә багышлап оештырылган йомгаклау утырышында премьер-министр Алексей Песошин  әйтеп китте.

Алексей Песошин үзенең чыгышында ассызыклаганча, инфраструктура үсеше, зур халыкара чаралар һәм уңай инвестицион климат Татарстанга Рәсәйнең туризм өлкәсендә алдыгынгыларның берсе булырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, узган елның исәп-хисапына күз салсак, Татарстанга 3 миллионнан артык турист килгән.

“Бүгенге көндә республикада һәм аның башкаласы Казанда карар әйбер бик күп, ял итәр өчен дә мөмкинлекләр бар. Туризм өлкәсен үстерү өчен ниятләнгән төгәл чаралар “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда туризм һәм кунакчыллык өлкәсенең үсеше” дип аталган дәүләт программасына кертелгән”, - диде республиканың премьер-министры. “Быел гадәти объектлардан тыш туристлар өчен республиканың сәнәгать оешмаларына, үзенчәлекле мәдәни һәм этник тарихка бай булган районнар һәм авылларга бару мөмкинлеге ачык.”

Республика кунаклары арасында ике тарихи изге урын бик популяр: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге. Бүгенге көндә бу урыннарның һәммәсенә ярты миллион турист сәяхәт кылган.

Татарстанның туристик картасы бик күп туристик үзәкләрдән тора. ТР Хөкүмәт Рәисенең сүзләренә караганда, Алабуга, Чистай, Тәтеш шәһәрләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.  Узган елда Татарстан Республикасы һәм аның истәлекле урыннары туризм үсешенә багышланган күп кенә Россиякүләм һәм халыкара уздырылган рейтингларда лидер дип табылган.

Туристик объектларда хезмәт күрсәтүнең дәрәҗәсе һәм сыйфатына килгәндә, һәр ел чит ил кунакларының саны үсеп баруны онытмаска киңәш итте Алексей Песошин. 2017нче елда аларның саны якынча 280 мең иде. “Шуңа күрә, һәр туристик индустрия объектында  халыкара стандартларның үтәлеп барылышын без кайгыртырга тиешбез. Безнең регион турында яхшы тәэсир калдыру кунакчыллык сыйфатыбызның дәрәҗәсеннән гыйбарәт. Бу юнәлештә эш беркайчан да тукталып торырга тиеш түгел”, - диде ТР Хөкүмәт Башлыгы.

Алексей Песошин ассызыклаганча, туризм объектлары уңайлы һәм кулай булырга тиеш. Бу транспорт үзәкләре, музей, кунакханә, рестораннарга кагыла: объектлар турында мәгълуматны чит телдә бирү мөмкинлеге, персоналның чит телне белүе һәм тиешле рәвештә халыкара стандартларга нигезләнгән дәрәҗәдә  хезмәт күрсәтүләре зарури. Моннан тыш, һәр туристка аңлаешлы булган навигация системасын булдыру кирәк. Бу аеруча 2018 елда оештырылучы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан бик актуаль.

“Туристик индустрия объектларында идарә итү карарларын кабул итәр алдыннан без шуны аңларга тиешбез: алар барысы да туристларга юнәлгән булырга тиеш. Бу музей һәм спорт объектлары, театр, кафе, ресторанның эш вакытына һәм стандартларына кагыла”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин туристик потокның эчке юнәлешә игътибар итәргә чакыра: “Бу экотуризм, авыл туризмы һәм вакыйгалар туризмы. Бу юнәлешне популярлаштыру буенча махсус рольне массакүләм мәгълүмат чаралары, һәм, әлбәттә инде, интернет ресурслар уйный.”

Туристларны республикабызга җәлеп итү эше буенча зур потенциалны татарларның милли мәдәни автономияләре, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары белән эш итү  ачырга мөмкин, дип саный ТР Премьер-министры. Татарлар яшәүче Россиянең төрле субъектларында, ерак һәм якын чит илләрдә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре турында презентацияләр оештырылуы зур роль уйный.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эчке туризмның үсеше – Россия президенты Владимир Путинның стратегик инициативаларының берсе. Россиядә 2011-2018нче елларга каралган, эчке һәм чит регионнардан керү туризмы үсешенә нигезләнгән Федераль программа эшләп килә. Аның кысаларында бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында Россия төбәкләрендә заманча инфраструктура булдырыла. Россия президенты билгеләп үткәнчә, эчке Россия туризм потенциалы галәмәт зур, шушы юнәлештә инфраструктура үстерү эшен дәвам итәргә кирәк. “Татарстан эчке туризм планында бик нык үсеш алды. Бездә бик зур территорияләр, һәм алар кызык түгел була алмыйлар. Эчке туризмны үстерү буенча программалар бар, без алар өстендә эшне дәвам итәчәкбез. Эчке туризм бездә иксез-чиксез. Кешеләр өчен шартлар гына барлыкка китерергә кирәк: уңайлыклар белән барып җитү һәм рәхәтләнеп вакытларын үткәрү мөмкинлеге”, - дип өстәде Дәүләт Башлыгы.

 


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясендә футбол буенча FIFA 2018 чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү белән бәйле булганлыктан, Роспотребнадзор өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелегенең төп юнәлеше арасында 2013 елның 7 июненнән (№ 108-ФЗ) "Россия Федерациясендә футбол буенча FIFA 2018 чемпионатына, 2017 Конфедерацияләр кубогына әзерләнү һәм үткәрү, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" дип исемләнгән Федераль канун (алга таба - Закон № 108-ФЗ) ягыннан каралган хуҗалык итүче субъектларның кайбер нигезләмәләрен тәэмин итү тора. 

19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының милли музеенда барлык студентлар өчен гадәти булган “Музейда Татьяна көне” чарасы үткәрелергә планнаштырыла.

Киләчәк студентлар өчен музей хезмәткәрләре быел өр-яңа программа әзерләгән. Аның төп фикере – мәктәп укучыларына югары уку йортларына керер өчен һөнәри юнәлеш бирү.

Шул ук көнне музейга килүчеләр өчен “Галим язмалары” дигән квест-уен оештырылачак. Аның ярдәме белән хәзерге һәм киләчәк студентлар музейга нигез салучы А.Ф.Лихачевның үзенчәлекле экспонатлары белән таныша алачаклар.  

2018 елның 18 – 21 гыйнварендә Татарстан Республикасы Хельсинкида уздырылучы «Matka Nordic Travel Fair» халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша. Сәяхәтләргә багышланган күргәзмә Хельсинки шәһәрендә инде 26нчы тапкыр үткәрелә. Төньяк Европаның туризм индустриясе өчен Matka Nordic Travel Fair бик зур вакыйга булып тора: һәр ел бу күргәзмә бер мәйданда 600дән артык катнашучылар җыя. Алар арасында дөньяның 50 иленнән җыелган туроператор һәм турагентство, илчелек һәм милли сәяхәт итү бюросы вәкилләре бар. Бу вакыйганы барлыгы 70 000 кунаклар һәм 20 000 һөнәри тармакка бәйле булган кешеләр күрә.

Татарстан Республикасы 30 кв.м мәйданын алып тора торган “Visit Tatarstan” стенды белән тәкъдим ителгән. Аның өстендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты һәм “Персона Грата” белән “Тревэл Эндвок” туроператорлары эшли. Респубика вәкилләре фин кунаклары өчен иң җәлеп итүче маршрутларны һәм Татарстан буенча сәяхәт мөмкинлекләре турында сөйлиләр.


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

«Белавиа» Һава юллары компаниясе 26 нчы апрельдә Минск шәһәреннән Казанга туры авиарейс ача. Минск шәһәреннән Казанга Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 50 минутта сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очып китәргә мөмкин булачак. Кире авиарейс Татарстан башкаласыннан Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 30 минутта дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә очып китәчәк.

Россиянеӊ кунакханәләр броньлау сервисы Tvil.ru 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләрен билгеләде. Рейтинг 2017 нче елга кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау күрсәткечләре буенча төзелгән.

Казан, Түбән Новгород, Самара, Пермь, Уфа, Саратов, Ижевск, Ульяновск, Чабаксар һәм Саранск шәһәрләре Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләренеӊ беренче унлыгына керделәр.

Казань, Түбән Новгород, Самара һәм Саранск шәһәрләре 2018 нче елныӊ июнь һәм июль айларында футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәкләр.

Казан, Түбән Новгород, Самара шәһәрләрендә Дөнья чемпионаты – 2108 неӊ 6-шар матчы узачак, ә Саранск шәһәрендә – 4 матч.

Tvil.ru күрсәткечләре буенча, узган ел туристлар Казан шәһәрендә, уртача алганда, дүрт төнгә кунакханә һәм фатирлар броньлаганнар һәм бер тәүлек яшәү өчен 3,1 меӊ сум акча түләгәннәр.

 


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Дөнья чемпионаты – 2108 не кабул итә торган шәһәрләрнеӊ мәдәният-туристик потенциалын тәкъдир итү сессиясенеӊ пленар утырышында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 11 нче январь көнне анда Ferien Messe Wieт – 2018 халыкара туристлык күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә 11-13 нче январь көннәрендә узачак. Бүген күргәзмәдә «Дөнья чемпионаты – 2018 не кабул итә торган шәһәрләрнеӊ гастрономик брендлары» исеме астындагы тематик секция узды. Анда Татарстанныӊ төп гастрономик бренды булган Чәк-чәк куелган иде. Шулай ук, Татарстан Республикасыныӊ туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итә торган аерым стенд та тәкъдим ителгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International