Табигатьнең могзиҗалы, тарихи-мәдәният мирасына бай Лаеш районы Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шулай ук чит ил туристларын бүген үзенә җәлеп итә.
Район өчен туризмның иң перспектив төрләре булып экологик туризм, мәдәни-күңел ачу, авыл һәм вакыйгалар туризмнары алдынгы урыннарны алып тора.
Бөек рус язучысы, дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинның ватаны - Лаеш муниципаль районы. Сокуры-Егорьево-Лаеш туристик маршруты үз эченә Г. Р. Державин тормышы белән бәйле мемориаль урыннарны, православие дини объектларын ала.
«Каравон» рус халык фольклор бәйрәме үзенең данын еракларга таратты. Кайчандыр «Никола Вешний» престол бәйрәме уңаеннан үткәрелгән бәйрәм, хәзерге вакытта авыл фольклор бәйрәменнән Бөтенроссия дәрәҗәсенә үсте. Соңгы дистә елларда ел саен халык бәйрәмгә күбрәк килә. Бу бәйрәм Татарстан Республикасы территориясендә уздырылучы иң төп милли-мәдәни чараларның берсе булып тора.
Безнең район үзенең алыштыргысыз кәсепләре, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән үзенчәлекле.
Мәдәни - танышу туризмын музейлардан, архитектура һәйкәлләреннән һәм археологик казылмалардан башка күз алдына китереп булмый. Әмма дә ләкин, һәр экскурсия вакытында күңел ачу өлеше дә зур роль уйный. Соңгы тикшеренүләр нигезендә, нәкъ менә күңел ачу мизгелләре экскурсияләрдә мөһим урын алып тора.
Безнең районда аеруча популяр маршрут булып «Лаеш районының этник традицияләре» санала.
Әлеге тур катнашучыларны Лаеш районында элек-электән яшәгән рус, татар, керәшен халыкларының гореф-гадәтләре белән белән таныштыруга юнәлдерелгән. Экскурсия руслар, татарлар, керәшеннәр яшәгән авыллар аркылы уза. Бу авыллар табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, бүгенге көндә үзенчәлекле, этномәдәни үзәк булып торалар. Экскурсия вакытында экскурсантлар Лаеш районында яшәгән өч төп халыкның гореф-гадәтләре һәм фольклоры белән танышалар.
Никольск авылында кунакларны рус халык “Каравон” фольклор ансамбле каршы ала. Танышу вакытында экскурсантлар Каравон бәйрәме тарихын, борынгы рус халык җырларын тыңлыйлар, кояш юнәлешендәге үзенчәлекле адымнар белән түгәрәк уенда катнашалар. Шунда халык уеннары өйрәтелә, балалайкага кушылып күңелле җырлар җырлыйлар.
Ташкирмән авылында аларны керәшен балалар фольклор ансамбле «Көмеш» каршы ала. Бу авылда Тройчын бәйрәме мәҗүсилек элементлары белән үткәрелә, балалар шушы күренешне театраль формада уйныйлар, аннары самовар торбасы, мич капкачы ярдәмендә көй чыгарып борынгы керәшен халык биюләрен башкаралар. Бу авылда изге урыннар булып Кала башы һәм Бишек тау археологик һәйкәлләре санала. Андагы уңай энергетика экскурсантларга бик ошый. Экскурсия Мишә елгасыннан тотылган балык ризыкларын тәмләп карау белән төгәлләнә.
Россиянең ике бөек елгасы Кама һәм Идел кушылган җирдә бик матур татар авылы -Атабай урнашкан. Бу авылда элек –электән татар халкының борынгы гореф –гадәтләре, борынгы җырлары белән Кичке уен дигән бәйрәм ясый торган булганнар. Бибинур татар фольклор ансамбле шушы бәйрәмнең күренешләрен туристларга тәкъдим итә. Гүзәл Кама тамагы өсте һәркемнең күңеленә хуш килә.
Туроператорлар белән бердәм эшләү бу маршрут буенча туристлар санын арттыруга китерде. «Лаеш районының этник традицияләре» экскурсиясе белән Кытай, Малайзия, Италия, Испания, Германия, Бердәм бәйсез дәүләтләр кунаклары, шулай ук Россия шәһәрләре: Мәскәү, Петербург, Тула, Самара, Киров, Ижевск, Пермь туристик группалары танышты.
2017 елда бу маршрут буенча 3750 турист кабул ителде.
Әлеге маршрут белән кызыксыну ел саен арта бара. Шуңа күрә безгә төп объектларның инфраструктураларын яхшырту кирәк.
Туристлар санын арттыру өчен территорияләрне төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, музей экспозицияләре булдыру, биектән карау мәйданчыклары һәм туристлар навигациясе элементларын урнаштыру мөһим.