Казан Идел буе федераль округыныӊ туристик шәһәрләре рейтингын җитәкли

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Россиянеӊ кунакханәләр броньлау сервисы Tvil.ru 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләрен билгеләде. Рейтинг 2017 нче елга кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау күрсәткечләре буенча төзелгән.

Казан, Түбән Новгород, Самара, Пермь, Уфа, Саратов, Ижевск, Ульяновск, Чабаксар һәм Саранск шәһәрләре Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләренеӊ беренче унлыгына керделәр.

Казань, Түбән Новгород, Самара һәм Саранск шәһәрләре 2018 нче елныӊ июнь һәм июль айларында футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәкләр.

Казан, Түбән Новгород, Самара шәһәрләрендә Дөнья чемпионаты – 2108 неӊ 6-шар матчы узачак, ә Саранск шәһәрендә – 4 матч.

Tvil.ru күрсәткечләре буенча, узган ел туристлар Казан шәһәрендә, уртача алганда, дүрт төнгә кунакханә һәм фатирлар броньлаганнар һәм бер тәүлек яшәү өчен 3,1 меӊ сум акча түләгәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International