Узган коллегиядә Татарстан Республикасының Туризм үсеше үзәгенең генераль директоры Дилбәр Садыкова 2017нче елда Туризм үсеше үзәге тарафыннан тормышка ашырылган проектлар турында һәм 2018нче елга корылган планнар турында сөйләп китте: “2017нче елда Татарстанның Туризм үсеше үзәге 30дан артык проектны тормышка ашырды. Алар республикабызның туризм һәм кунакчыллык индустриясенең үсешенә һәм локаль туристлык продуктын алдынгылар базарында тәкъдим итүгә юнәлтелгән.”
2017нче елда бик күп көчләр “VT бренды турдистанциясенең үсеше программасы”на кертелде. Стандарт булмаган акцияләр һәм реклама компанияләре, туристлар өчен яңа мәгълүмати ресурслар өстендә эш, яңа маршрутларны барлыкка китерү, бренды аккредитацияләү, сувенирлар базары белән хезмәттәшлек итүдән башлап “Киләчәк ориентирлары” халыкара форумны уздыруга кадәр чаралар – барысы да яхшы нәтиҗәләр күрү өчен дип ниятләнгән гамәлләр.
Заманадан артта калырга яратмаган Туризм үсеше үзәге бик дикъкать белән кунакханәләр өлкәсенең ни хәлдә булуын һәм туризм аналитикасының күрсәткечләрен күзәтеп бара.
“Турист портреты” дип аталган проект туристларның иҗтимагый-демографик халәтен тасфирлап бирә ала. Шулай ук аның аша республика кунакларыбызның мәгълүмати каналларын ачыкларга мөмкин: бу фактор исә киләчәктә Татарстан Республикасына элемтә стратегиясен дөрес итеп төзергә һәм тагын да күбрәк кунакларны үзенә җәлеп итәргә ярдәм итә.
2017нче елда булган үзгәрешләр белән сезне якыннанрак таныштырып үтәсе килә. Үзлектән сәяхәт итүче туристларның (дуслары яисә гаилә белән) саны артканнан арта бара. Димәк, шәхси хезмәт күрсәтүдә һәм маршрутлар төзүдә ихтияҗ бар.
2017нче елның төп үзгәрешләренең берсе – туристларның вакытлыча яшәп тору урыны чыгымнарының кимүе. Нәтиҗәдә, 10% туристлар тәүлеккә арендага бирелә торган фатирларда тукталалар.
Гадәттә туристлар поезд белән сәяхәтне кулай күрәләр. Күп очракларда алар гаиләле кешеләр, балалардан башка юлга чыгалар. Төп максатлары – отпуск, ял итү, күңел ачу. Сәяхетчеләрнең күбесе Татарстанга беренче мәртәбә һәм 2-3 көнгә килгән, кире монда тагын әйләнеп кайту хыялы белән китәләр.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, турист күпмегә яшьрәк булса, шуның кадәрле сәяхәт вакыты да кыскарак. Ә менә 35 яшьтән зуррак булучылар озаграк вакытка чит шәһәрдә туктала алалар. Дөньякүләм тренд расланып бара: яшьләр ешрак сәяхәт итә, ләкин бер урында тору вакытлары кыскара бара.
Бүген коллегия алдында без шулай ук сораштыру үткәрергә будык. Безнең һәрберебез дә сәяхәт итә. Тикшеренү нәтиҗәсе алдагы күрсәткечләр белән тигез булып чыкты. Татарстанны башка кешеләргә тәкъдим итүчеләрнең саны – 94%, шуны да ассызыкларга кирәк, ел саен бу саннар артканнан арта бара (2015нче елда бу күрсәткеч 80% булса, 2016нчы елда инде 90% тәшкил итә), бигрәк тә яз һәм җәй айларында күрсәткечләр иң югары нәтиҗәләргә җитәләр. Сәяхәтне планнаштыручы кешеләрнең 80%ы интернет-сайтлар аша мәгълүмат эзлиләр, 2016нчы ел белән чагышырганда бу күрсәткеч 11%ка арткан, һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, сораштыручыларның 32%ы дуслары һәм туганнары белән киңәшләшә.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Рәсәй эчендә сәяхәтне сайлар алдыннан, 2017нче елда кешеләр Татарстанның туристик интернет порталларында һәм социаль челтәрләрендә мәгълүмат эзләгәннәр. Ә бу нәтиҗәләр исә, Татарстанның интернетта актив һәм югары дәрәҗәдә эш алып баруы турында сөйли.
Яңа ел ялларына (30.12.2017 - 08.01.2018) килүчеләрне күзәтсәк, шуный әйтеп була: шәхси машиналарында килүчеләрнең саны арткан. ( 9,4%тан алып 22,8%ка кадәр). Шулай ук кызык закончалык барлыкка килде: зуррак яшьтәге туристлар республикада үткәрелгән яллары белән күбрәк канәгать калалар. Татарстанда үткәрелгән вакыт эчендә ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк ача кулланганнар. (Ир-атларның чыгымнары уртача 26188, 89 сум булса, хатын-кызларныкы – 23188,54 сумны тәшкил иткән).
2017нче елда үткәрелгән Конфедерацияләр кубогы үткәрелгән вакытта Татарстанда беренче тапкыр “җанатар портреты” төзелде. FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогы кысаларында катнашкан җанатар, ул – берничә дусты белән самолетта яисә поездда (69,5%) башкалага килгән 26-35 яшьлек ир-ат. Алар кунакханәдә (38,4%) 2-3 көн (51,3%) үткәрә, һәм бары тик кайберләре генә (24,7%) Казанда бер атнага кала. Казаннан тыш җанатарлар бу зур чара вакытында Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Раифа монастыре кебек тарихи җирләргә сәяхәт кылалар.
Сораштырылган җанатарларның күпчелеге Татарстанга һәм Казанга сәфәре белән канәгать калган һәм тагын бер кат килергә әзер. Моннан тыш әле, дусларына, туганнарына да безнең регионга килергә киңәш итәчәкләр. Татарстан – Россия җанатарлары өчен дә, чит ил җанатарларына да бары тик яхшы тәэсирләр генә калдыручы регион, дип раслый бу күрсәткечләр. Респондетларның күбесе инде икенче сәфәрен планнаштырып та куйган.
Моннан тыш, җанатарларга Казанның инфраструктура категорияләре буенча сораштыру үтәргә тәкъдим ителде. 10 баллы шкала буенча бәя бирергә кирәк иде (1-бик начар, 10-бик әйбәт). Шулай итеп, Казанның урнашу нокталарында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе 8,47 балл, транспорт системасының эше 8,20 балл, җәмәгать туклану урыннары (рестораннар, кафелар) 8,77 балл, Татарстан башкаласының уңайлы мохите 8,38 балл белән бәяләнде.
Җанатарлардан килгән теләк-фикерләр дә анализланды. “Дөнья Чемпионатына нәрсәләрне яхшыртырга була?” дигән сорауга популяр җаваплар арасында түбәндәгеләр булды:
“Җанатар портреты” һәм “Турист портреты” проектлары кысаларында үткәрелгән сораштыруларга нигезләнеп, без социаль челтәрләрдә (Вконтакте, Инстаграм, Фейсбук) алга этәрү стратегиясен барлыкка китерәбез. Һәр социаль челтәрдә Visit Tatarstan идеологиясенә туры килгән уникаль контент барлыкка китерәбез. VT аккаунтларында һәрдаим Татарстанның шәһәрләре, туристик үзәкләре турында кызыклы фактлар, сәяхәтнамәләр, конкурслар һәм сораштырулар чыгып тора. Алар ярдәме белән кызыксынучыларны һәрвакыт үзебезгә җәлеп итеп һәм сорауларына җавап биреп тора алабыз.
2017 елда ORM юнәлеше (интернет киңлектә абруй дәрәҗәсе белән идарә итү системасы) буенча үткәрелгән мониторинг күрсәткечләренә килгәндә, узган елны төрле интернет-ресурсларда Татарстан турында 92меңнән артык фикерләр барлыкка килгән. Алардан бары тик 2 мең чамасы – тискәре, ә калганнары уңай яки нейтраль характер йөртә. Кунакханә, туристик үзәкләр һәм ял итү урыннарына кагылган һәр фикерне күзәтеп бардык. Тискәре фикерләр буенча тиешле эшләр эшләнелде: начар тәэсир калдыручы факторларның сәбәпләре ачыкланды, кирәкле үзгәрешләр кертелде һәм фикер калдыручыларга җиткерелде. Гомуми характер йөртүче тискәре фикерләрне (мәсәлән, начар һава торышы турында) уңай фикерләр (“Ә миңа Казан теләсә нинди һава торышы белән дә ошый!”) кертү белән тигезләштереп бардык. Шул рәвешле, “Татарстан - ял өчен уңайлы регион” дигән абруйны югары дәрәҗәдә саклап бару нияте белән интернетта уңай фон барлыкка китердек.
Visit Tatarstan брендының сувенир продукциясе холлда күрсәтелгән. Аның дизайны, замана таләпләренә туры килүе, сувенирлар линейкасының артуы – Туризм үсеше үзәгенең аерым бер юнәлеше. VT бренды артында визуаль рәт кенә түгел, туристик продуктның башка мәгънәсенә төшенү, җирле халыкның яшәү рәвешен, югары хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, һәм, иң мөһиме, канәгатьләнү һәм канәгатьләндерү хисләрен аңлау тора.
2017 елда Татарстанда эшләнелгән сувенирлар базасы буенча бик зур эш үткәрелде: яңача дизайн, заманча трендларга туры килердәй тышкы кыяфәт уйлап табылды; беренче сату нокталары билгеләнде, берничә юнәлешле тәүге сувенирлар каталогы барлыкка китерелде. Бүгенге көндә VT теркәлгән товар билгесенә ия. Шәһәр халкы һәм туристларның фикерләре буенча, VT продукциясе зур популярлык казанды, бик күпләрнең күңеленә хуш килә һәм уникаль товар булып тора!
Продукциянең сәүдә үзәкләрендә барлыкка килүе, безнең министрлыклар һәм идарә тармаклары тарафыннан күрсәткеч продукция рәвешендә чынга ашырылуы бик мөһим. Ә без үз чиратыбызда, 2018 елда VT продукциясен республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар арасында популяштыруны дәвам итәрбез: төрләр рәтен үстереп Татарстан буенча җитештерүне тарату нияте белән сөйләшүләр алып барырбыз.
2017 елда җыелган тәҗрибә һәм тормышка ашырылган бурычлар дулкыны белән 2018 елда да эшне шулай дәвам итәргә телибез. Сыйфат системасы артыннан күзәтү эше “Кунакчыллык. Перезагрузка” белем бирү модулен оештырырга һәм үткәрергә кирәк икәнен күрсәтте. 2013 һәм 2015 елларда үткәрелгән чаралар алдыннан бу модульне үткәрү инде гадәткә кертелгән иде. Аның катнашучылары - кунакханә, ресторан, музей эшчеләре, куркынычсызлык хезмәткәрләре булачак. Якынча 5 мең кешене бу проектка җәлеп итү планнаштырыла. Уку-укыту кысаларында эшлекле аралашу күнекмәләрен камилләштерү, чит илләрдән килүчелеләр белән аралашуның милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү, көтелгән вакыйгалар белән идарә итә алу, туристик продуктны заманча алымнар белән үстерү каралган. Модуль кунакчыллык индустриясенең әйдәп баручы тренерлары тарафыннан мастер-класслар формасында үткәрелергә тиеш, һәр тыңлаучы өчен кулланма әзерләнә.
Шулай ук 2018 елга планнар арасында “Visit Tatarstan белем бирү академиясе” проектын башлап җибәрү. Аның төп юнәлеше – уенчыларны туристик брендка тирәнтен кертү.
Кунакханә, ресторан, туроператорлар, сувенирлар җитештерү һәм сату оешмалары, музей, күңел ачу җирләре вәкилләре, экскурсия җитәкчеләре өчен оештырылган һәм үз эченә бик күп лекцияләр алган бу курс бердәм сыйфат системасын барлыкка китерү, индустрия өчен яңа маркетинг мөмкинлекләре өйрәнү, туристлар өчен хезмәтләрнең җәлеп итүчәнлеген күтәрү һәм аларны алга этәрү буенча яңа алымнар уйлап табу мөмкинлекләре бирә.
Бу укыту модулен үткән кунакханә һәм рестораннар Visit Tatarstan бренды аккредитациясе статусына ия булачаклар һәм туристлар маршрутында киңәш ителгән урыннарга кертеләчәкләр. Шулай итеп, бу проект брендга карата лояльлек хисен булдыруга сәбәпче булачак, һәм эш куласасына хезмәткәрләрне генә түгел, тиешле сервисларны һәм инфраструктураны да кертеп җибәрергә ярдәм итәчәк.”