“Релита-Казан” кунакханәсе идарәчесе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре Берләшмәсе президенты Гөлнара Сафина “Вакыйгалар - кунакханә базарының драйверына тиң” доклады белән чыгыш ясады. 2017нче елның гыйнварендә Татарстан Республикасының кунакханәләр буенча гомуми җыелышта карар кылынды: Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре Берләшмәсен булдырырга кирәк. Бу карар безнең кунакханә тармагы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Бүгенге көндә бу Берләшмәгә 60 тан артык кунакханә керә, алар арасында: Казан, Яр Чаллы һәм Алабуга кунакханәләре.
Кунакханәләр Берләшмәсе – ул кунакханә хуҗаларының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү һәм һөнәри өлкәдә булган сорауларга җавап табу максаты белән барлыкка китерелгән профессиональ оешма.
Бу Берләшмәнең бурычлары аз түгел, бигрәк тә иң мөһимнәрен билгеләп үтәсе килә:
Кунакханәләр Берләшмәсенең шушы кыска вакыт эчендә көн күрүендә инде булган вакыйгалар:
Шулай ук хәзерге вакытта кунакханәләр өлкәсендә хәл ителмәгән ачык мәсьәләләр дә юк түгел, алар арасында:
Номерлар фондының күләме 2018нче елның 1нче гыйнварына түбәндәгене тәшкил итә:
Сөйләм Технологияләре Үзәге аналитиклары биргән мәгълүматларга таянсак, Казан шәһәре буенча уртача кунакханәләр йөкләнеше 2016 ел белән чагыштырмача арткан: 55% күрсәткеченнән 56% күрсәткеченә кадәр үсеш алган. 2017нче елда кунакханәләрнең йөкләнеш динамикасы күрсәткечләре бертөрле генә булмаган, һәм, күбенесенчә, 2016нчы ел белән чагыштырганда, түбәнәю нәтиҗәләрен күрсәткән. Апрель (-6%) һәм май (-4%) аенда кунакханәгә килүчеләрнең саны кимүе күңелсез вакыйга булып тора. Нәкъ шушы айлар 2016нчы елда иң күп күрсәткечләрдән гыйбарәт иде. Дәвам итеп август (-3%), сентябрь (-1%) и октябрь (-3%) айлары да түбән нәтиҗәләр күрсәтте. 2016нчы ел белән чагыштырганда, февраль (+2%), март (+6%), июнь (+5%), июль (+3%) һәм декабрь (+4%) айлары исә үсеш күрсәткечләре белән.
Номер өчен уртача бәя (ADR) һәм номердан керем хакы (RevPAR) кебек күрсәткечләр 2017нче елда үсеш алдылар һәм уңай динамика күрсәттеләр.
Шулай итеп, 2017нче елда кунакханәләрнең килүчеләр саны белән йөкләнеше 2016нчы елга караганда түбән булуга карамастан (июнь, июль, ноябрь, декабрь айларыннан кала), ел башында тарифларның артуы һәм июнь аенда Конфедерацияләр кубогы аркасында уртача бәя һәм номердан керем хакының күтәрелүе нәтиҗәсендә, кунакханәләр 2016нчы ел белән чагыштырганда яхшы динамикага чыга һәм еллык керем күрсәткечләрен күбәйтә алдылар.
Чагыштуры өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кунакханәләре йөкләнеше:
Шулай итеп, “Cushman & Wakefield” аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча, “2017нче елның беренче яртыеллыгында (гыйнвардан алып августка кадәр) Мәскәүнең йөкләнеш күрсәткечләре күләм мәсьәләсендә дә, тариф мәсьәләсендә дә ышандыргыч үсеш бирә алмадылар, Конфедерацияләр кубогын исәпкә алмаганда, әлбәттә.”
Hotel Advisors мәгълүматлары буенча, Санкт-Петербург кунакханәләре “...2017нче елның 3 кварталы нәтиҗәсендә (гыйнвар-сентябрь) йөкләнеш түбән күрсәткечләр китерде, бары бәяләрнең артуы гына керем ягын нормалаштырырга ярдәм итте.”
2017нче елның кунакханәләрдә кеше белән йөкләнелеш графигын анализлап карасаң, иң яхшы күрсәткечләр Казанда зур чаралар үткәрелгән вакытка туры килә. 2016 белән чагыштырганда үсеш түбәнге вакыйгаларда күренде:
Әгәр дә 2010 һәм 2011нче елларны искә алсак, мондый үсешне “Сотворение мира” рок-фестивале, Дю Солей циркы гастрольләре һәм 2013нче елдаЭлтон Джон концертлары китергән иде.
Күрүебезчә, теләсә кайсы шоу, тантана, концерт, төрледән-төрле театральләштерелгән тамашалар, фестивальләр уздыру, шулай ук зур спорт чаралары үткәрү, яки эшлекле симпозиумнар, конференцияләр, семинарлар – болар барысы да инфраструктура объектларының керем үсешенә һәм йөкләнеш күрсәткечләренең артуына бик яхшы йогынты ясый. Мондый зур чараларны үткәрелү вакытында кунакханәләр дә, рестораннар да, сувенир һәм тематик атрибутика сатучы кибетләр дә бик яхшы керем ала.
Вакыйгаларны шәһәрнең һәм илнең җәлеп итүче чарасы булып торган мисалларны бик күп китерергә була:
Бу чараларның никадәрле кызык һәм отышлы булганлыклары турында Мюнхенда оештырылучы “Октоберфест” сыра фестивале мисалында күрергә була. Ул ике атна дәвамында уздырыла. Сыра анда чыннан да чишмә төсле ага: һәр фестиваль саен кунаклар бу эчемлекне якынча 6 миллион литр күләмендә эчәләр. Статистика мәгълүматларына күз салсак, бу вакыт эчендә шәһәр 6 миллион турист кабул итә, ә финанс чараларының әйләнеше бәйрәмдә якынча 450 мең евроны тәшкил итә.
Өстә санап үтелгән барлык әйберләр дә, вакыйгага бәйләнгән туризмның чыннан да кунакханә өлкәсе һәм, гомумән, туристик индустрия өчен көчле драйверга әйләнгәнен исбат итә. Мондый туризм регион икътисады өчен бик зур акчалар алып килә, ә рестораннар һәм кунакханәләрнең “сезон” булмаган вакытына үсеш күрсәткечләре кертә ала.”