Апрель аенда Минск шәһәреннән Казанга туры авиарейс ачылачак

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

«Белавиа» Һава юллары компаниясе 26 нчы апрельдә Минск шәһәреннән Казанга туры авиарейс ача. Минск шәһәреннән Казанга Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 50 минутта сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очып китәргә мөмкин булачак. Кире авиарейс Татарстан башкаласыннан Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 30 минутта дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә очып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International