Туризм соңгы елларда Татарстанның икътисад тармаклары арасында алдынгы һәм зур үсеш алып баручы өлкәләрнең берсе булып бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының туризм эшләре буенча дәүләт комитетында 2017 нче елның эш нәтиҗәләренә багышлап оештырылган йомгаклау утырышында премьер-министр Алексей Песошин әйтеп китте.
Алексей Песошин үзенең чыгышында ассызыклаганча, инфраструктура үсеше, зур халыкара чаралар һәм уңай инвестицион климат Татарстанга Рәсәйнең туризм өлкәсендә алдыгынгыларның берсе булырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, узган елның исәп-хисапына күз салсак, Татарстанга 3 миллионнан артык турист килгән.
“Бүгенге көндә республикада һәм аның башкаласы Казанда карар әйбер бик күп, ял итәр өчен дә мөмкинлекләр бар. Туризм өлкәсен үстерү өчен ниятләнгән төгәл чаралар “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда туризм һәм кунакчыллык өлкәсенең үсеше” дип аталган дәүләт программасына кертелгән”, - диде республиканың премьер-министры. “Быел гадәти объектлардан тыш туристлар өчен республиканың сәнәгать оешмаларына, үзенчәлекле мәдәни һәм этник тарихка бай булган районнар һәм авылларга бару мөмкинлеге ачык.”
Республика кунаклары арасында ике тарихи изге урын бик популяр: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге. Бүгенге көндә бу урыннарның һәммәсенә ярты миллион турист сәяхәт кылган.
Татарстанның туристик картасы бик күп туристик үзәкләрдән тора. ТР Хөкүмәт Рәисенең сүзләренә караганда, Алабуга, Чистай, Тәтеш шәһәрләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Узган елда Татарстан Республикасы һәм аның истәлекле урыннары туризм үсешенә багышланган күп кенә Россиякүләм һәм халыкара уздырылган рейтингларда лидер дип табылган.
Туристик объектларда хезмәт күрсәтүнең дәрәҗәсе һәм сыйфатына килгәндә, һәр ел чит ил кунакларының саны үсеп баруны онытмаска киңәш итте Алексей Песошин. 2017нче елда аларның саны якынча 280 мең иде. “Шуңа күрә, һәр туристик индустрия объектында халыкара стандартларның үтәлеп барылышын без кайгыртырга тиешбез. Безнең регион турында яхшы тәэсир калдыру кунакчыллык сыйфатыбызның дәрәҗәсеннән гыйбарәт. Бу юнәлештә эш беркайчан да тукталып торырга тиеш түгел”, - диде ТР Хөкүмәт Башлыгы.
Алексей Песошин ассызыклаганча, туризм объектлары уңайлы һәм кулай булырга тиеш. Бу транспорт үзәкләре, музей, кунакханә, рестораннарга кагыла: объектлар турында мәгълуматны чит телдә бирү мөмкинлеге, персоналның чит телне белүе һәм тиешле рәвештә халыкара стандартларга нигезләнгән дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүләре зарури. Моннан тыш, һәр туристка аңлаешлы булган навигация системасын булдыру кирәк. Бу аеруча 2018 елда оештырылучы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан бик актуаль.
“Туристик индустрия объектларында идарә итү карарларын кабул итәр алдыннан без шуны аңларга тиешбез: алар барысы да туристларга юнәлгән булырга тиеш. Бу музей һәм спорт объектлары, театр, кафе, ресторанның эш вакытына һәм стандартларына кагыла”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин туристик потокның эчке юнәлешә игътибар итәргә чакыра: “Бу экотуризм, авыл туризмы һәм вакыйгалар туризмы. Бу юнәлешне популярлаштыру буенча махсус рольне массакүләм мәгълүмат чаралары, һәм, әлбәттә инде, интернет ресурслар уйный.”
Туристларны республикабызга җәлеп итү эше буенча зур потенциалны татарларның милли мәдәни автономияләре, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары белән эш итү ачырга мөмкин, дип саный ТР Премьер-министры. Татарлар яшәүче Россиянең төрле субъектларында, ерак һәм якын чит илләрдә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре турында презентацияләр оештырылуы зур роль уйный.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эчке туризмның үсеше – Россия президенты Владимир Путинның стратегик инициативаларының берсе. Россиядә 2011-2018нче елларга каралган, эчке һәм чит регионнардан керү туризмы үсешенә нигезләнгән Федераль программа эшләп килә. Аның кысаларында бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында Россия төбәкләрендә заманча инфраструктура булдырыла. Россия президенты билгеләп үткәнчә, эчке Россия туризм потенциалы галәмәт зур, шушы юнәлештә инфраструктура үстерү эшен дәвам итәргә кирәк. “Татарстан эчке туризм планында бик нык үсеш алды. Бездә бик зур территорияләр, һәм алар кызык түгел була алмыйлар. Эчке туризмны үстерү буенча программалар бар, без алар өстендә эшне дәвам итәчәкбез. Эчке туризм бездә иксез-чиксез. Кешеләр өчен шартлар гына барлыкка китерергә кирәк: уңайлыклар белән барып җитү һәм рәхәтләнеп вакытларын үткәрү мөмкинлеге”, - дип өстәде Дәүләт Башлыгы.