Сергей Иванов Пермь крае халкына Татарстанда ял итү турында сөйләде

2020 елның 4 сентябре, җомга

3-4 сентябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Пермь крае массакүләм мәгълүмат чаралары өчен интервьюлар сериясен үткәрде. Интервьюлар һәм телепрограммаларда катнашу халыкка мәгълүмат бирү һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең туристлык потенциалын үзара таныту программасы кысаларында узды, аның инициаторы – Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты.

Бүген, дәүләтара чикләр ябылган һәм халыкара авиаэлемтә туктатылган шартларда, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында сәяхәтләрнең үсеше зур потенциалга ия. «Күршеләргә кунакка» программасы Идел буе федераль округында яшәүчеләрне округ төбәкләре буенча сәяхәтләргә максималь мотивацияләүгә һәм Татарстанның туристлык абруен җәелдерүгә юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә, Татарстан Республикасыннан тыш, программада 7 төбәк: Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Удмурт Республикасы һәм Мари Иле Республикасы катнаша.

Шулай ук әлеге сәфәр кысаларында Сергей Иванов Пермь краеның Туризм һәм яшьләр сәясәте агентлыгы җитәкчесе Юлия Ветошкина белән очрашты. Очрашу барышында туристларны җәлеп итү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, төбәкләрнең туристлык буенча җәлеп итүчәнлеген арттыру, шулай ук «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында туристлар агымын арттыру перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International