Туризм буенча федераль агентлык 5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Самара өлкәсе территориясендә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм туроператорлар өчен мәгълүмат туры уздыра.
Татарстан Республикасы әлеге чара кысаларында 5-8 сентябрьдә кунаклар кабул итте. Визит барышында төркем Казан Кремлендә, Свияжск (Зөя) утрау-каласында, Раифа монастыренда, «Туган авылым» күңел ачу комплексында һәм Татарстан Республикасының башка туристлык объектларында булды.
8 сентябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында (алга таба – Дәүләт комитеты) Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургның туризм компанияләре белән туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Яклар туризмны үзара үстерү максатларында хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм киңәйтү буенча үзара мәнфәгатьләрен белдерделәр. Шулай ук реклама-мәгълүмат турында катнашучылар өчен Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдир ителде, аңа Татарстан Республикасы туроператорлары чакырылган иде.