Дәүләт комитетында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоязма режимында утырышы узды. Утырышта «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Артур Сергеевич Николаев, шулай ук Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.

 

 Комиссия утырышы барышында 2020 елның I яртыеллыгында мәнфәгатьләр каршылыгы фактларын ачыклау буенча дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы эше турындагы мәгълүматны тикшерүгә кагылышлы; 2020 елның узган чорында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы программа чараларының үтәлеше турында; 2020 елның 8 аенда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында; 2020 елның 8 аенда массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган, вазыйфаи затлар эшчәнлегендәге һәм 2020 елның хисап чорында гражданнардан һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган коррупция күренешләре турындагы мәсьәләләр каралды.

Беркетмә Дәүләт комитеты сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышларының хисаплары, беркетмәләре» өстәмә битендә урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/otcheti-protokoli-zasedaniy-komissii-pri.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International