«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» – хәзер Арча районында да!

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проекты Татарстанның Арча районы буенча туристлык маршруты белән тулыланды.

Тур программасына Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музеена экскурсия һәм иске һәм яңа татар әкиятләренең «Могҗизалар урманы» интерактив паркы буйлап сәяхәт керә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкы һәм республика кунаклары өчен атна саен үткәрелә торган «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы эшли. Алабуга, Болгар, Кама Тамагы, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Мамадышта туристлар өчен кызыклы маршрутлар әзерләнгән. Турның бәясе бер кешегә 2200 сум тәшкил итә, бу бәягә яшәү (бер төн), туклану (иртәнге һәм ике төшке аш), ике экскурсия кертелгән. Яңа программалар Татарстанның билгесез почмакларын ачарга һәм ял көннәрен күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән «Visit Tatarstan» сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International