Татарстанда чартерлар 2021 елның җәендә эшли башлаячак

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстанда чартер рейсларын 2021 елда яңа җәйге сезонда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»та узган онлайн-конференциядә Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова хәбәр иткән.

«Җәйге сезонда без TUI туроператоры белән Татарстанда яңа чартер юнәлешләре турындагы мәсьәләне хәл итәбез. Бу бик яхшы, уңайлы шәһәр мохите булган искиткеч төбәк», - дип билгеләп үткән спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International