Яр Чаллыда Татарстанда сәнәгый туризмны үстерү буенча семинар узды

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстанда сәнәгый туризмны үстерү буенча семинар узды.

 Чарада катнашучылар – республиканың туристлык компанияләре һәм сәнәгый туризмны үстерүдә мәнфәгатьле булган сәнәгать предприятиеләре. Семинар барышында Россия төбәкләре өчен сәнәгый туризмны үстерү методологиясе тәкъдим ителде, СИА тарафыннан эшләнгән, Россиядә сәнәгый туризмны гамәлгә ашыру буенча иң яхшы практикалар күрсәтелде, шулай ук әлеге юнәлешне үстерү буенча киңәшләр дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International