Россиядә 52 ил гражданнары өчен бердәм электрон виза кертелә

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

2021 ел башыннан Россиядә 52 илдән килгән гражданнар өчен бердәм электрон виза кертелә. Илләр исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 6 октябрендәге 2571-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Электрон визаны гамәлгә кертү буенча сынау проекты 2017 елда башланган һәм аның кайбер чикләүләре булган. Чит ил гражданнары мондый виза буенча Ерак Көнчыгыш федераль округында, Санкт-Петербургта, Ленинград һәм Калининград өлкәләрендә чит ил пунктлары аша гына чикне уза ала торган булган.  Шул ук вакытта алар бу төбәкләрдән читкә дә китә алмаган. 

Хәзер электрон виза бөтен Россия буенча гамәлдә булачак. Нинди төбәк булуына карамастан, махсус җиһазландырылган теләсә кайсы үткәрү пункты аша чил ил чиген узарга, бөтен ил буенча сәяхәт кылырга мөмкин булачак. Моннан тыш, Россиядә чит ил гражданнарының булу вакыты 8 көннән 16 көнгә кадәр артачак.

Электрон виза интернет аша туристлык, эшлекле, гуманитар һәм кунак сәфәрләре өчен рәсмиләштереләчәк. Аны алу өчен чакыру алу, кунакханә броньлау яки сәяхәтнең максатын раслый торган башка документлар таләп ителмәячәк. Консуллык җыемы 40 доллар тәшкил итәчәк. 6 яшькә кадәрге балалар өчен виза түләүсез рәсмиләштерелә. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 6 октябрендәге 2571-р номерлы күрсәтмәсе белән «Файдалы мәгълүмат» - «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International