Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, «Россия пенсионерларының Татарстан Республикасы берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен Казан шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре буйлап күзәтү экскурсияләре үткәрелде.
Экскурсантлар газиз республика тарихыннан кызыклы фактлар белде, бик күп кояшлы сурәтләр ясады һәм күңелле сәфәрдән бик канәгать калды.