ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 ноябрендәге 1791 номерлы карары нигезендә пандемия аркасында зыян күргән кече һәм урта бизнес өчен, шул исәптән кунакханә бизнесы, туристлык агентлыклары һәм туризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә торган башка оешмалар, шулай ук шифаханә-курорт оешмалары өчен салымнар, аванс түләүләре һәм иминият кертемнәре буенча түләүне кичектерү вакыты өч айга озайтыла. 

Бүген Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тарак бен Салем белән очрашты. Очрашуда Тунис илкүләм офисының Россиядәге вәкиле Нежи Гуидер, эшкуар, Россия-Тунис эш советы вице-президенты әгъзасы һәм ярдәмчесе Хассен Триги, шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов һәм Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бронь алу буенча Санатории-России.рф порталы кэшбэк программасы буенча шифаханәләрдә ял итү өчен Россия төбәкләре рейтингын төзегән.

Кэшбэк буенча Татарстан шифаханәләрендә ял итү быелгы көздә Идел буе федераль округында иң популяр ял санала.

Идел буе федераль округында барыннан да ешрак Татарстан, Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе шифаханәләренә өстенлек бирелә икән.


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркемендә «белгечләр» категориясе өчен дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенә кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителде.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Конференция ел саен «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә торган, Россия Император Йорты әгъзаларының тормышына, хәйрия һәм раһибчылык эшчәнлегенә бәйле урыннарда XXIII Елисаветино-Сергиев укуларының дәвамы булып тора.  Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, шулай ук «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйриячелек һәм шәфкатьлелек фондының Күзәтчелек советы рәисе, Император Палестина Православие Җәмгыяте рәисе урынбасары А.В.Громова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, әйдәп баручы тарихчылар, музей эше белгечләре, туристлык тармагы, иҗтимагый һәм чиркәү оешмалары вәкилләре катнашында узды.

«Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйриячелек һәм шәфкатьлелек фонды белән Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында бу көннәрдә Казанда уза торган Елисаветино-Сергиев укулары кысаларында Татарстанга «Император маршруты» бренд билгесен кулланырга мөмкинлек бирүче лицензияле килешү төзелде.  


30
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 2-3 ноябрендә Казанда «Романовлар император йорты вәкилләренең сәяхәтләре һәм хаҗ кылулары»халыкара фәнни конференциясе узачак. Конференция ел саен «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм итү Фонды тарафыннан үткәрелә торган XXIII Елисаветино-Сергиевск укуларының дәвамы булып тора. Конференция эшендә «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» хәйриячелек һәм шәфкатьлелек фондының Күзәтчелек советы рәисе, император православие Палестино җәмгыяте рәисе урынбасары Анна Витальевна Громова, шулай ук әйдәп баручы тарихчылар, музей эше белгечләре, туристлык вәкилләре катнашачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2020 ел, №970 карары белән битлекләрдә һәм ресираторларда булырга тиеш булган урыннар тулыландырылды: ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларында, дини биналарда, биналарда һәм корылмаларда, аларда мондый биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләрендә, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда транспорт чараларында, таксины да кертеп, парковкаларда һәм лифтларда. Шулай ук карар нигезендә 23: 00 дән 06: 00 гә кадәр җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү тыела. Гражданнар тарафыннан җәмәгать туклануы объектлары биналарына кермичә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү искәрмә булып тора. Карар белән тулырак «файдалы мәгълүмат» – «туристларга һәм туристлар базарында катнашучыларга ярдәм»бүлегендә танышырга мөмкин.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

28 октябрьдә Kazan Palace by Tasigo отелендә WHERETOEAT TATARSTAN 2020 премиясенең тантаналы чарасы узган һәм анда республиканың ресторан бергәлеге вәкилләре җыелган.

Республика рейтингында, 2019 елдагы кебек үк, ресторатор Сергей Тулисовның «Приют холостяка» иң югары баскычны яулаган.

Икенче урын янә «Пир» ресторанында, өченче урында — «Марусовка».

Аерым номинацияләрдә, бер елдан соң, лауреатлар тулысынча үзгәргән. Экспертларның төп коллегиясе «Марусовка» шефы Рөстәм Рәхимовны «Елның шеф-пешекчесе» дип атаган.

«Елның шәраб белгече» исеменә «Энотеки S» рестораныннан Алексей Голев лаек булган. «Иң яхшы татар кухнясы рестораны» дип быел «Чирәм» танылган, ә гадәттәгечә «Махсус массакүләм мәгълүмат чарасы призы» «Артель» бистросына эләккән (шеф-пешекче — Булат Ибраһимов).

«Иң яхшы бар» дигән яңа номинациядә Артур Галайчук җитәкчелегендәге ReLab компандасы лаеклы трофей алган.

«Елның иң инновацияле проекты» дип («Технофлот» компаниясеннән махсус мининация) «Артель» рестораны танылган.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда чартер рейсларын 2021 елда яңа җәйге сезонда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»та узган онлайн-конференциядә Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова хәбәр иткән.

«Җәйге сезонда без TUI туроператоры белән Татарстанда яңа чартер юнәлешләре турындагы мәсьәләне хәл итәбез. Бу бик яхшы, уңайлы шәһәр мохите булган искиткеч төбәк», - дип билгеләп үткән спикер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International