Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2425 номерлы карары нигезендә кече һәм урта эшкуарларга ташламалы кредитлар буенча ставкалар киметелгән.
Яңа кагыйдәләр буенча максималь ставка Үзәк Банкның 2,75%ка арттырылган төп ставкасыннан артмаска тиеш. Бүгенге көнгә ул 4,25% тәшкил итә, димәк, кредитлар елына 7% (4,25% + 2,75%) проценты белән биреләчәк. Моңа кадәр ташламалы займнар буенча ставка 8,5% дәрәҗәсендә иде.
Займнарны кече һәм урта бизнес вәкилләре генә түгел, ә һөнәри керемгә салым түләүчеләр дә (үзмәшгульләр) алырга мөмкин. Акчаны инвестиция максатларына, рефинанслауга һәм әйләнеш акчаларын тулыландыруга тотарга мөмкин.
Займ алу өчен КУЭ бердәм реестрында теркәлергә кирәк. Кредитлар өстенлекле өлкәләрдә, шул исәптән, туризмда һәм ресторан бизнесында эшләүчеләргә дә бирелә.