Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «Турагентлык эшчәнлеге» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының төбәк этабын ачу тантанасы узды.
Ачылу тантанасында Идел буе академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, шулай ук әлеге компетенция буенча мастер-экспертлар катнашты
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясенең ел саен үткәрелә торган профильле белем бирү сменасы уза. 2 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Петровский бистәсенең «Регина» кунакханәсендә «Татарстан Республикасының Туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКОның еллык профильле белем бирү сменасы уза. Быел анда Ассамблеянең 80 студент-волонтеры катнаша. Смена кысаларында студентларга туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы экспертлары лекцияләр укыячак. Волонтерлар шулай ук туризм өлкәсендә үз проектларын эшләячәк һәм аларны эксперт жюрилары каршында яклаячак. Проектларны яклау буенча фәнни комиссияне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева тәкъдим итәчәк.
Туризм буенча кэшбек программасының икенче этабының соңгы атнасы башланды. Тур бәясенең 20%ын кире кайтарып, ил буенча сәяхәтләрне 5 декабрьгә кадәр сатып алырга мөмкин.
Программа шартларында сатып алынган сәяхәткә 2021 елның 10 гыйнварына кадәр кузгалырга мөмкин, ягъни рәсми Яңа ел бәйрәмнәрендә кэшбэк гамәлдә булачак һәм Яңа ел белән Рыштуа бәйрәмнәрен дә отышлырак үткәрергә мөмкин булачак.
Программа кысаларында сәяхәтләр саны чикләнмәгән.
Сәяхәт бәясе буенча чикләүләр юк. Сәфәрнең минималь озынлыгы: 3 көн/2 төн
Программаның мәҗбүри шарты – «Мир» картасы белән түләү – элеккечә гамәлдә. Кэшбек алу өчен «Мир» картасы алырга, privetmir.ru сайтында «Мир» лояльлек программасында теркәлергә һәм мирпутешествий.рф сайтында сәяхәтне сайлый башларга мөмкин.
Бүген Казан Ратушасында «Чыганакларга сәяхәт» XI республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты.
Конкурста катнашучылар – Татарстан Республикасының мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр.
Конкурсның максаты – яшьләрне Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен үстерү һәм алга этәрү буенча инновацияле туристлык проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү, туган якның туристик ресурслары, аның мәдәни һәм экологик һәйкәлләре турында яшьләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
«Чыганакларга сәяхәт» XI республика конкурсында җиңүчеләр:
«Туризм төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты» – «Актив туризм һәм ял маршруты» номинациясендә:
I урын – «Бөре елгасы буйлап сәяхәт»маршруты, «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Кукмара муниципаль районы, Мәмәшир мәктәбе;
II урын – «Җәннәт җирдә, ат сыртында», Новикова Елизавета, Ханова Аделина, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП);
II урын – «TatarSpace» балалар астрономия туры, Лысенкова Мария, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП);
III урын – җиңүче билгеләнмәгән.
«Иң яхшы мәдәни-танып белү маршруты» номинациясендә:
I урын – «Балтач районы буенча» маршруты, Галләмова Рәфидә, Ибраһимов Раян, Балтач муниципаль районы, Балтач мәктәбе,
II урын – «Дары бистәсе маршруты», Егоров Даниил, Пидыбаева Диана, Киселева Снежана, Сәйфуллин Данил, Шпилева Арина, Киров районының 67 нче номерлы хәрби-патриотик белем бирү үзәге.
III урын – «Гүзәллегең белән син кояш күк! Син, нурлы Шәмсуар», Березкина Софья, Башкирова Арина, Ивайкина Марина, Трифанкина Ангелина, Спас муниципаль районы, Иж-Борискино мәктәбенең Антоновка филиалы.
«Иң яхшы видеоэкскурсия» номинациясендә:
I урын – «Әкияткә сәяхәт» видеоэкскурсиясе, Рысаев Тимур, «КФУ IT-лицее» мәктәп-интернаты, Казан шәһәре;
II урын – «Совет урамы буйлап» видеоэкскурсиясе, Дахрутдинов Нияз, Исхакова Зарина, Мамадыш муниципаль районы, 2 нче лицей, Мамадыш шәһәре;
III урын – «Вакыт мирасы» видеоэкскурсиясе, Добролюбова Ирина, Ильина Алана, Кадыйрова Сәмирә, Канәфиева Рината, Куличкова Елизавета, Сибгатов Богдан, Христофоров Станислав, Шакирова Альбина, Шиһапова Софья, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназия.
«Туризм өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә:
I урын – «Урманфест» урман фестивале, Тихонова Елена, Кукмара муниципаль районы, Лубян урман-техника көллияте;
II урын – «Татарстандагы иң яхшы фотолокацияләренең электрон каталогы» проекты, Лыгин Данил, «ТИСБИ» идарә университеты;
III урын – «Татарстан» квест-уены, Хәбибрахманов Константин, Кукмара муниципаль районы, «Атлант» яшьләр (яшүсмерләр) клубы.
«Татарстан Республикасында мин кая барырга теләр идем?» темасына иң яхшы рәсем» номинациясендә:
I урын – «Болгарга сәяхәт», Артамонов Виктория, Спирин Станислав, Зеленодольск муниципаль районы, 3 нче гимназия, Зеленодольск шәһәре;
I урын – «Татар Авылына сәяхәт» рәсеме, Левочкина Дарья, Халикова Алисә, Зеленодольск муниципаль районы, 3 нче гимназия, Зеленодольск шәһәре;
II урын – «Яңа Кырлай» рәсеме, Трушков Ева, Шатнова София, Казан шәһәренең Киров районының 57 нче рус-татар урта мәктәбе;
III урын – «Татарстанның тарихи урыннары», Ирдашева Азалия, Макарова Алинә, Югары Ослан муниципаль районы, Октябрь мәктәбе;
III урын – «Тәтеш, Вшиха тавы» рәсеме, Кощаково мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, Питрәч муниципаль районы.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының махсус бүләкләре:
«Иң яхшы видеоэкскурсия» номинациясендә:
Киндерова Ксения, Иванова Дарья, Алексеевск муниципаль районы, балалар иҗат үзәге – «Тылсымлы җепләр иленә» видеоэкскурсиясе өчен;
Бевская Алеся, Бурумова Валерия, Гондаков Никита, Гондакова Ксения, Максимов Кирилл, Спас муниципаль районы, Болгар шифаханә мәктәп-интернаты – «Борынгы утар ачылышлары» видеоэкскурсиясе өчен;
Челякова Виктория, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 115 нче номерлы мәктәбе – «Казанның истәлекле урыннары буенча» видеоэкскурсиясе өчен.
«Туристлык төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты» – «Этнотуризм маршруты» номинациясендә:
Тихонова Анна, Югары Ослан муниципаль районы, Макыл мәктәбе – «Соболевское авылы буенча иске гореф-гадәтле казаклар сукмаклары буйлап» квест-экскурсиясе өчен;
«Туризм өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә:
Акбилякова Анна, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының (ИЭУП) Яр Чаллы филиалы – «Патшабикә Сөембикә» татар мифологияләре һәм легендалары этно-фестивале өчен.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин коронавируска бәйле чыгымнарны каплау өчен туроператорларга субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән.
Туристлык тармагы пандемия аркасында зыян күрүчеләр рәтендә булып чыкты, шуңа күрә Хөкүмәт аңа теләктәшлек күрсәтергә карар кылган. Бу максатларга 3,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Субсидияләр кайтарылмый торган билетлар бәясен өлешчә каплау һәм имин булмаган эпидемиологик вәзгыять булган илләрдән туристларны чыгаруга чыгымнарны компенсацияләү өчен билгеләнгән иде.
Әмма барлык операторлар да, практика күрсәткәнчә, алардан файдалана алмаган. Дәүләт ярдәме күрсәтү кагыйдәләрендә субсидия туристларны илгә чикләүләр рәсми кертелгәннән соң ике атна дәвамында алып чыккан тармак катнашучыларына гына бирелә дигән шарт бар иде. Әмма чынлыкта туроператорлар, Роспотребнадзор киңәшләре буенча, россиялеләрне чит ил курортларыннан иртәрәк кайтара башлады. Алар да субсидияләр ала алсын өчен, дәүләт ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителгән.
Хәзер туроператорларга 2020 елның 24 гыйнварыннан 30 мартына кадәрге чорда теге яки бу илдә чикләүләрне рәсми кертү датасына бәйсез рәвештә туристларны кайтару чыгымнары түләнәчәк.
Имзаланган документ белән 2020 елның 25 апрелендәге 583нче номерлы Хөкүмәт карарына үзгәрешләр кертелгән.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфалары төркеме өчен Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлеге буенча кадрлар резервына кертүгә конкурста катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә.
Конкурста катнашу өчен документлар 2020 елның 25 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.
Конкурс үткәрүнең күздә тотылган көне – 2020 елның 11 декабре.
Конкурсны үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүматны алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе мәгълүматларына караганда, туризмда кэшбекнең икенче этабында катнашкан республика шифаханәләрендә сату дәрәҗәсе 30% арткан.
Ассоциация җитәкчесе Евгений Терентьев билгеләп үткәнчә, кэшбекның беренче этабы белән чагыштырганда, юллама сатып алына торган көннәр саны арткан. Уртача тур 10 көн тәшкил итә, ә турның уртача бәясе – ике кешегә 53 250 сум. Яңа ел бәйрәмнәренә бронь алып кую аеруча актив бара икән.
Туризмда кэшбек программасында республиканың 12 шифаханәсе, шулай ук Татарстан туроператорлары һәм отельләре катнаша.
Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары старт алды.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына беркетелгән махсус компетенция үзәкләре – В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Казан кооператив институты, «Халыкара сервис көллияте» ДАҺБУ һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе.
Төбәк чемпионатында җиңүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасына керәчәк һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2021 Илкүләм чемпионаты финалында республика данын яклаячак.
2020 елның 18 ноябрендә чемпионатның беренче агымын ачу тантанасы булды. Чемпионатның беренче этабында ачылыш тантаналары ике мәйданчыкта узды: В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында һәм Казан кооператив институтында.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендә, Татарстанның туризм тармагы, республиканың Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашында узган утырышта 208 гариза каралды.
Җиңүчеләр һәм махсус приз ияләре тавыш бирү юлы белән билгеләнде. «Чыганакларга сәяхәт» ХІ республика конкурсы нәтиҗәләре 26 ноябрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, конкурсның максаты – яшьләрне Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен үстерү һәм алга этәрү буенча инновацияле туризм проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү, яшьләрнең туган якның туристлык ресурслары, аның мәдәни һәм экологик һәйкәлләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Татарстан Республикасыннан барлыгы 18 проект җиңгән, алар гомуми суммасы 47 млн.сумнан артык булган грантлар алган.
Эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә грантлар беренче тапкыр бирелә. Туризмда бу яңа чараны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Хөкүмәте 1,2 млрд. сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. 22 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр узган гаризалар кабул итү вакытында каралуга 4061 проект тапшырылган. Соралган грантның уртача суммасы – 2,6 млн. сум.