Балалар төркемнәрен автобуслар белән алып баруны оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән.

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 23 сентябрендәге «Балалар төркемнәрен автобуслар белән оешкан рәвештә йөртү кагыйдәләрен раслау турында» 1527 номерлы карары (алга таба - Кагыйдәләр) нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Балалар төркемнәрен алып чыгуны оештыру буенча Татарстан Республикасы ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасында ведомствоара хезмәттәшлек турында»  2018 елның 19 гыйнварындагы 19 номерлы карарына (алга таба – Карар) үзгәрешләр кертелгән.

Карарның аерым нигезләмәләрен Кагыйдәләргә туры китерү өчен балалар төркемнәрен оешкан рәвештә алып чыгуны Татарстан Республикасы ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында килештергәндә тапшыру өчен кирәкле документларның исемлекләре актуальләштерелгән (Татарстан Республикасының балалар төркемнәрен алып чыгуны оештыру буенча ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасында ведомствоара хезмәттәшлек итү тәртибенең 1.4 пункты). Аерым алганда:

Оештыручының азык-төлек җыелмасы исемлеге булырга тиешле вакытлы сәяхәт кысалары төгәлләштерелгән (вакытлыча ара өч сәгатьтән дүрт сәгатькә кадәр арттырылган);

Автомобиль, су һәм транспортның башка төрләрен оешкан рәвештә йөрткәндә 4 сәгатьтән артык йөрүдә кайнар туклану оештыру турында белешмәләр бирү таләпләре белән тулыландырылган;

Балаларның, озата баручыларның, туроператор хезмәткәрләренең исемлекләре бердәм исемлек – балаларны алып барган вакытта автобуста булырга рөхсәт ителгән затлар исемлеге белән алмаштырылган. Әлеге исемлектә, йөртүчедән тыш, балаларның һәм ата-аналарның законлы вәкилләренең, озата йөрүче затларның, медицина хезмәткәренең белешмәләре кертелә (Кагыйдәләрнең 11 пунктында каралганча, ул катнашкан очракта);

Балаларны автобуска утырту тәртибен үз эченә алган документ, шулай ук маршрут программалары, алып бару маршруты турында белешмәләр булган, китү пункты, утырту өчен аралык пунктларын, билгеләнгән пунктны, азык кабул итү өчен тукталышлар урыннарын, кыска вакытлы һәм төнге ял итү урыннарын үз эченә алган белешмәләр булган документ белән алыштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International