Туризмда кешбэк программасы буенча отель өчен түләгән яки бронь алып куйган гражданнар сәяхәтне 2021 ел ахырына кадәр күчерә алачак. Мондый кагыйдә планлаштырылган ял итү урыны территориясендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимын игълан иткән очракта гына гамәлдә булачак.
Күчерүнең төгәл срогы туристлык хезмәтен формалаштырган турист һәм юридик зат арасында өстәмә килешү белән билгеләнергә тиеш. Яңа дата буенча сәфәр 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Кагыйдәләр шулай ук кешбэк программасы буенча турлар сатып алган гражданнарга да кагыла, әмма аларның даими яшәү төбәгендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән очракта гына.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 29 декабрендәге 2333 номерлы карары белән җентекләбрәк «Файдалы мәгълүмат» - «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм итү өчен» бүлегендә танышырга мөмкин.