Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге җыелма командасын «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ярымфиналларында һәм финалында катнашу өчен әзерләү эше алып барыла – әлеге юнәлешләрне алып баручы уку йортлары белән эшлекле очрашулар уздырыла.
2020 елда «Турагент эшчәнлеге» һәм «Туроператорлык эшчәнлеге» кертелгән яңа компетенцияләр буенча эш системасын җайга салуның мөһим юнәлеш булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт комитетында түбәндәге компетенцияләр беркетелгән - «Кунакханә администрацияләү», «Кунакханә администрацияләү - ЮНИОРЛАР», «Экскурсия хезмәтләре күрсәтүне оештыру», «Экскурсия хезмәтләре күрсәтүне оештыру - ЮНИОРЛАР», «Туризм», «Туризм - ЮНИОРЛАР», «Турагент эшчәнлеге», «Туроператор эшчәнлеге».