Казан кооператив институтында «Отельне администрацияләү» компетенциясе буенча контроль чара узган

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Кичә Казан кооператив институтында «Отельне администрацияләү – ЮНИОРЛАР (14-16 яшь)» компетенциясе буенча арадаш контроль чара үткәрелгән.

Җыелма әгъзалары – Лепешкин Данила һәм Сафиуллина Алсу әлеге компетенция буенча белемнәрен һәм осталыкларын күрсәткән. Анда даими рәвештә күнекмәләрнең киң диапазонын кулланырга кирәк – җирле һәм гомуми туризм буенча мәгълүмат белү, инглиз телендә яхшы сөйләм һәм язу дәрәҗәсе, компьютер программаларын белү, яхшы манералар һәм үз-үзен тоту, шулай ук бик яхшы коммуникатив һәм социаль күнекмәләргә ия булу, проблемаларны хәл итә белү, саннар һәм акча белән эшләүдә компетентлылык, броньлау процедураларын куллану, кунакларны отельгә кабул итү һәм чыгарып җибәрү күнекмәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International