Сергей Иванов Татарстан Республикасы шифаханә-курорт комплексын үстерү программасы проектын әзерләү кысаларында узган «Татарстан Республикасы шифаханәләренең халык сәламәтлеген саклау һәм торгызу буенча стратегик әһәмияте» дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстан шифаханәләрендә даими тернәкләндерү мәсьәләсе – шифаханә-курорт туризмы сегментында яңа турпродукт булдыру турында фикер алышты. Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кешеләрне тернәкләндерү өчен махсус сәламәтләндерү программаларын эшләргә кирәк. «Бу продукт татарстанлыларга да, башка регионнарга да кызыклы булачак. Бу безнең конкурент өстенлегебез булачак. Татарстан Республикасында зур шифаханә-курорт комплексы бар. Шифаханәләрдә 4,5 меңгә якын номер бар, бу, һичшиксез, мондый актуаль тәкъдимгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк», – дип билгеләп үтте Сергей Иванов. Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» берлеге рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, шифаханәләр, иҗтимагый оешмалар, шифаханә-курорт тармагын үстерү өчен җаваплы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.