Гамәлдәге законнар нигезендә, персонал һәм кулланучылар тарафыннан туристлык һәм кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә антисептиклар, медицина битлекләре, перчаткалар куллану буенча таләпләр билгеләнгән.
Димәк, кешеләр күпләп була торган урыннарда сулыш органнарын каплау өчен битлек кулланудан баш тарткан турист та, туроператор да, экскурсия автобусын йөртүче дә, экскурсовод та, кулланучыларга хезмәтләр күрсәткәндә сулыш органнарын каплау өчен битлекне мәҗбүри куллану өлешендә Идарәнең санитария-эпидемиягә каршы чаралар үткәрү турындагы күрсәтмәсен үтәмәгән кунакханә хезмәткәре дә әлеге хокук бозулар өчен җаваплылык субъекты булып тора. Моннан тыш, юридик затка (мәсәлән, туроператорга) административ җәза билгеләү әлеге хокук бозу өчен гаепле булган физик затны (туроператор хезмәткәрен) административ җаваплылыктан азат итми.
Һәр конкрет очракта гаепле зат эшнең факттагы шартларыннан чыгып билгеләнә, бу документар рәвештә расланган булырга тиеш.