Татарстан Республикасының туристлык тармагы вәкилләре игътибарына!

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елның 16 мартыннан 18 мартына кадәр Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә MITT Халыкара туризм күргәзмәсе узачак. Татарстан Республикасының туризм тармагындагы мәнфәгатьле вәкилләрне «Visit Tatarstan» берләштерелгән стендында катнашырга чакырабыз! MITT – Россиядә «Туризм һәм ял» категориясендә иң эре күргәзмә, бөтен дөньядан үз продуктларын һәм хезмәтләрен Россия базарында тәкъдим итә торган илләр, төбәкләр һәм туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык булып тора. Күргәзмәдә катнашучылар һәм килгән кунаклар туристлык ассоциацияләре вәкилләре белән очрашу, яңа клиентлар һәм партнерлар табу, шулай ук эшлекле программаның уникаль чараларында туристлык индустриясе трендлары турында белү мөмкинлегенә ия булачак. Татарстан Республикасы берләштерелгән стендында катнашуга гаризалар Lyaysan.Umergalina@tatar.ru электрон адресына яисә 8 (843) 222-9038 телефоны буенча кабул ителә, белешмә өчен – Ләйсән Умергалина. Гаризалар тапшыру срогы – 2021 елның 20 февраленә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International