2021 елның 9 һәм 10 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе узачак

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2021 елның 9 һәм 10 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Идел буе төбәкләре өчен туристлык һәм спорт тармаклары өчен әһәмиятле чара – 25 нче халыкара «Туризм. Спорт. Актив ял» махсус күргәзмәсе узачак. Ул 1995 елдан бирле тотрыклы рәвештә үсеш алган, базарның В2B һәм В2C сегментларын берләштерә торган проект, туриндустрия профессионалларының, шулай ук актив ял һәм спорт яратучыларның нәтиҗәле диалогын оештыру өчен платформа буларак хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International