Массакүләм мәгълүмат чараларында Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Казан шәһәрендә дә, язгы-җәйге туристлык сезонына кунакханәләргә бәяләрнең кинәт артуы турында басылып чыккан мәгълүмат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе белән берлектә, 2019 елның май ае һәм 2021 ел мисалында туристлар яратып файдалана торган Казан кунакханәләрендәге бәяләр сәясәтенә чагыштырма тикшерү уздырды. 2020 ел мәгълүматлары тикшеренүдә исәпкә алынмады, чөнки пандемия белән бәйле рәвештә шәһәр кунакханәләре ябылды яки үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәягә номерлар сатты.
Шәһәрнең әйдәп баручы кунакханәләрен сораштыру нәтиҗәләре буенча, ADR күрсәткече (номер өчен уртача бәя) бу елның маенда 2019 ел бәяләре дәрәҗәсендә, югары даталарда (май бәйрәмнәрен исәпкә алмыйча) үсеш 2019 ел бәяләренә карата максимум 9% тәшкил итә, ә кайбер даталарга номерларның бәясе 2019 ел белән чагыштырганда 20-30% арзаная да.
Югарыда күрсәтелгән аналитикадан чыгып, киләсе туристлык сезонында шәһәр кунакханәләренә бәяләрнең кискен күтәрелүе турында раслау дөрес түгел дип саныйбыз.