13 апрельдә «Белавиа» авиакомпаниясе Казаннан Минскка даими рейсларны эшләтеп җибәрә, түбәндәге график буенча:
чәршәмбе көннәрендә Казаннан 03:40 сәгатьтә китү, Минскка килеп җитү – 06.00 сәгатьтә; сишәмбе көннәрендә Минсктан 23:50 сәгатьтә китү, Казанга килеп җитү – киләсе көнне 02.10 сәгатьтә.
Рейслар уңайлы 76 урынга 175 пассажир сыйдырышлы Embraer авиалайнерында башкарылачак. Юл вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Минсктагы вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә.