ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

«Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында»гы Федераль законның 3.1 һәм 3.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 45-ФЗ номерлы Федераль законның 2021 елның 9 мартындагы кертелгән үзгәрешләре нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына туризм өлкәсендә Россия Федерациясе субъектының дәүләт программаларын һәм туризмны үстерү муниципаль программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәрне раслау буенча вәкаләтләр бирелә.

Җирле үзидарә органнарына, үз чиратында, туризмны үстерү буенча муниципаль программаларны эшләү, раслау (хуплау) һәм тормышка ашыру хокукы бирелә

РФ Хөкүмәте эшкуарларны кредитлау буенча яңа ташламалы программаны (ФОТ 3.0) башлап җибәргән. Ул алга таба да мәшгульлекне саклау һәм бизнесны торгызуга юнәлдерелгән.

Яңа программа буенча юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар (ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлардан тыш) заемчы була ала:

- алдагы программа кысаларында элегрәк кредитлар алып торган булсалар (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 маендагы 696 номерлы карары нигезендә)

- РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 23 июнендәге 906 номерлы карары нигезендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар реестрына һәм (яки) РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 11 июнендәге 847 номерлы карары нигезендә яңа коронавирус йогышы таралган шартларда иң зур күләмдә зыян күргән коммерциясез оешмалар реестрына кертелгән булса яки 2021 елның 1 гыйнварына карала торган карарның 3 нче кушымтасында саналган, Россия икътисадының иң аз торгызылган тармакларында эшчәнлек башкара торган булса (шул исәптән – җәмәгать туклануы, мәдәният, спорт, күңел ачулар, чаралар оештыру һәм туризм өлкәсендә дә).

Татарстан Республикасы тур операторлары, туристлык үзәкләре,  күмәк урнаштыру чаралары 16-18 мартта Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак МИТТ 2021 Халыкара туристлык күргәзмәсендә үз хезмәтләрен күрсәтәчәк.

MITT – 2018-19 еллардагы күргәзмәләрнең Гомумроссия рейтингында «Туризм һәм ял» категориясендә Россиянең иң эре туризм күргәзмәсе Бу – бөтен дөньядан килгән илләр, төбәкләр һәм туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 14 мартына кадәр узачак май чабу атнасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Н.А.Дурова музей-утарында «Әкият терапиясе» программасы кысаларында русларның «По щучьему велению» халык әкиятендәге мотивлар буенча театральләштерелгән тамашалар булачак.

Әкиятнең төп персонажлары – Емеля белән Чуртан балыгы бәйрәмгә килгән кунаклар белән Май чабу бәйрәмен каршы алачак. Әкият тамашасында танылган рус әкияте геройлары – Емеля, Петрушка, Убырлы карчык, Кыш катнаша. Кунакларны «кышкы балык тоту», биюле флеш-моб, уеннар, әйлән-бәйлән көтә.

«Кыш» карачкысын яндыру, коймак белән сыйлау һәм атта йөрү борынгы халык гореф-гадәтләре турында искә төшерәчәк, кыш белән саубуллашырга һәм көтеп алынган язны якынайтырга булышачак!

 Тулырак мәгълүмат http://www.elabuga.com/events/events2021/_maslenica.html сылтамасы буенча.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Килегез, дуслар, Свияжск утрау-каласы буйлап йөрегез!

14 март көнне 14:00 сәгатьтә «Свияжскта май чабу» бәйрәмен уздыру кысаларында әкияти эксперимент – Ялкау савытта «балта боткасы» пешереләчәк.

Балта, су һәм ярма – ботканың нигезе, ә сез үзегез белән тәмле тәм-томнар: татлы, борычлы, теләсә нинди көтелмәгән ризыклар алып килегез һәм гади боткага кушып, аны тәмләтеп җибәрегез! Кемнеке тәмлерәк булыр икән, белербез!

Тәмле булсын, дусларыгыз да авыз итсен!

Россиядә кулланучылар товарларына һәм аларга күрсәтелә торган хезмәтләргә даими мониторинг кертелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 27 февралендәге 497-р номерлы күрсәтмәсе белән министрлыкларга һәм ведомстволарга алар җавап тотачак товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәт төркемнәре беркетелгән.

Әйтик, Ростуризм карамагында эчке базарда кунакханәләрдә яшәү бәяләре булачак, Мәдәният министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдәге вәзгыять өчен җавап бирәчәк.

Транспорт министрлыгы һава, тимер юл, автомобиль (таксилардан тыш) транспортында, шулай ук шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар ташу өчен җаваплы итеп билгеләнгән. 

Элегрәк Хөкүмәт карары белән социаль әһәмиятле товарларга куллану бәяләренең үзгәрүенә мониторинг һәм оператив җавап бирү буенча ведомствоара эшче төркем төзелгән булган. 


5
март, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле хезмәттәшләр!

Сезне 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сезгә җиңел эш көннәре, яхшы ял һәм яхшы кәеф телим. Эшләрегездә зур уңышлар, киләчәккә ышаныч һәм хатын-кыз бәхете телим.  Һәрвакыт сизгер, игелекле, мобиль, уңышлы профессионаллар һәм искиткеч, игелекле, назлы, йомшак һәм гүзәл хатын-кызлар булыгыз! Йөзегездән елмаю китмәсен!

Сергей Иванов,

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе

Сергей Иванов «Хайв Экспо Интернешнл» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Завгородский, «Мессе Франкфурт Рус» ҖЧҖ генераль директоры Лев Семенов, «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Ойген Алес белән очрашты.

Очрашу барышында Сергей Иванов Россия һәм Европаның эре күргәзмә предприятиеләре җитәкчеләре белән Татарстан Республикасының «MITT» профильле күргәзмәсендә катнашуының яңа форматлары турында фикер алышты. Шулай ук туризм индустриясенең чит ил профессионалларын җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм Татарстан Республикасында күргәзмә эшчәнлеге юнәлешләрен үстерү планнары да бар.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте 2021 елның 26 февралендәге 485-р номерлы күрсәтмә раслаган, ул пропускның төрле пунктларында Россия Федерациясе дәүләт чикләрен узганда яңа коронавирус йогышына тикшеренү буенча тискәре нәтиҗәләрне күрсәтү өчен «COVID-19 башка сәяхәт итәм» мобиль кушымтасыннан файдалану вакытын 2021 елның 1 апреленә кадәр озайтуны күздә тота. Элегрәк аны куллану срогы 2021 елның 1 мартына кадәр билгеләнгән булган.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризм өлкәсен үстерүче эшкуарларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты

Зеленодольск муниципаль районында «Best Glamp» глэмпинг территориясендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Best glamp» глэмпинг территориясен дә – керү төркемен (ресепшен), «агачтагы йорт»ны, «өчпочмаклы» йортларны, шулай ук ике катлы һәм бер катлы йортларны карады.

Эшкуарлар белән аралашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов экотуризм кебек юнәлешнең үсешен хуплады һәм уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүген бу юнәлеш бик кирәк, бигрәк тә Татарстанда, чыннан да, глэмпинг кебек ял төрен оештыру өчен матур урыннар күп.

Ул, аерым алганда, төбәк территориясендә дә, тулаем ил буенча да глэмпингның уңышлы практикалары каталогын булдырырга тәкъдим итте.

Инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, комплекслы якын килү кирәк. Ул Татарстанда булган бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзү тәҗрибәсен, шулай ук бакчачылык өлкәсендә инфраструктураны үстерүне нигез итеп алырга тәкъдим итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International