Казан милли тикшеренү технология университеты базасында 27 мартта Сервис һәм туризм буенча IV бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясалган. Бу киң масштаблы чарада Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән һәм 13 дәүләттән 6 меңнән артык студент һәм мәктәп укучысы катнашкан.
Сервис һәм туризм буенча IV бөтенроссия олимпиадасында 6300 студент һәм мәктәп укучысы теркәлгән. Чарада 7-11 сыйныф укучылары, Россиянең 637 мәгариф учреждениесеннән урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашкан.