13 апрельдә Әстерханда «World skills Russia» (Яшь профессионаллар) сайлап алу чемпионаты башланган. Сервис һәм туризм факультеты студентлары Алсинә Сәфиева һәм Ксения Товкалева, СиТ кафедрасы доценты Юлия Ибәтуллова җитәкчелегендә, Татарстан Республикасын «Турагентлык эшчәнлеге» компетенциясендә тәкъдим итә.
Илкүләм чемпионат финалы 21-24 июльдә Уфада узачак.