Сергей Иванов Алтай краеның Туризм һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Дешевых белән очрашты

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген Дәүләт комитетында Сергей Иванов Алтай краеның Туризм һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Дешевых белән очрашты.

Рейсларны субсидияләү, расписание, Барнаул - Казан һәм Казан - Барнаул рейсларының йөкләнеше, туризм өлкәсендә Алтай крае белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Очрашу ахырында туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Алтай крае Туризм һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе арасында уртак чаралар планы имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасында Казан-Барнаул-Казан турыдан-туры һава юллары ачылды. Рейслар атнага ике тапкыр (чәршәмбе, якшәмбе) UVT-aero авиакомпаниясе тарафыннан башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International