18 мартта Кырымда Россия белән берләшү көнен билгеләп үтәләр.
Бу көнне 7 ел элек ярымутрауның Россия Федерациясе составына керүе турында килешү имзалана.
Бүген Кырым – илебез халкының яраткан ял итү урыны. Республика Россиянең иң җылы почмакларыннан берсе булып санала, шуңа күрә дә андагы уникаль климат шартлары күп юнәлешләр буенча үсәргә мөмкинлек бирә.
Кырым Республикасының туризм юнәлешләре буенча каталогны безнең сайтта «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә карарга мөмкин: http://tourism.tatarstan.ru/rus/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm
Бүген Мәскәүдә 27 нче «MITT» халыкара күргәзмәсе үз эшен тәмамлады. Ул 16 мартта башланган иде.
Татарстан Республикасының туристлык потенциалы 60 кв. метр мәйданлы «Visit Tatarstan» шәхси стендында тәкъдим ителде. Стендта туризм өлкәсендә 13 оешма вәкилләре эшләгән, алар арасында «Свияжск утрау-каласы» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, шулай ук республика туроператорлары һәм кунакханәләре бар. Стенд эше Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды.
Стендның интерактив зонасында «Раф – татарча каһвә» дегустациясе узган — күргәзмәнең өч көнендә 1000 порция кофе таратылган.
Тиешле закон Россия Федерациясе Дәүләт Думасында өченче, ахыргы укылышта кабул ителгән.
Закон туристларга имин һәм сыйфатлы ял гарантияләү өчен турагентларны махсус реестрда берләштерүне күздә тота. Реестрны Ростуризм алып барачак.
Туристлык продуктын базарда таныту һәм сату туризмның рәсми сайтында турагентлар реестрында мәгълүмат урнаштырганнан соң гына мөмкин булачак.
Туроператорлар белән төзелгән килешүләр (юридик зат һәм шәхси эшкуар) нигезендә эшләүче турагентлар үз эшләрен закон үз көченә кергән көннән 180 көн эчендә дәвам итәргә хокуклы. Бу вакыт эчендә туроператорлар мондый затлар турында мәгълүматларны Турагентларның бердәм федераль реестрына кертергә тиеш булачак.
Реестрда шулай ук турагент субагентлары турында мәгълүмат чагылдырылыр дип көтелә, әгәр субагентлар ярдәмендә туристлык продуктын сату һәм алга этәрү мөмкинлеге туроператор белән турагент арасында төзелгән килешүдә каралган булса.
Закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
16-20 мартта «Идел» яшьләр үзәгендә туризм, сервис һәм кунакханә эше факультетларында белем алучы студентлар өчен профильле белем бирү сменасы уза.
Сменаны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән «Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО оештыра.
Моннан тыш, смена кысаларында студентлар туризмны үстерү өлкәсендә үз проектларын да тәкъдим итәчәк. Мондый белем бирү сменалары туристлар белән эшләү, яңа идеяләр, проектлар белән алмашу мөмкинлеген бирә.
Россиядә кэшбэк белән турлар сатуның өченче этабы 18 мартка каршы төндә башланачак һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.
«Туризм буенча кэшбэк программасы 17-18 март төнендә Мәскәү вакыты белән 0:01 сәгатьтә башлана. Сату 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Программа кысаларында программа старт алган мизгелдән 30 июньгә кадәр сәфәр кылырга мөмкин булачак. Безнең бурыч – ихтыяҗ аз булган сезон өчен аны саклап калу. Яз – сәяхәтләр өчен бик яхшы вакыт. Кайбер урыннарда тау чаңгысы курортында чаңгы шуарга мөмкин», – диде Догузова сишәмбе көнне «Крокус-Экспо» күргәзмә үзәгендә MITT-2021 күргәзмәсен ачканнан соң.
Ул программа теләгән һәркемгә Россия буйлап сәяхәт кылырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде.
Программа шартлары
Туризм буенча кэшбэк программасында катнашу шартлары икенче этаптагы кебек калачак. Программада Россиянең барлык төбәкләреннән кунакханәләр, туроператорлар, турагентлыклар, онлайн-агрегатлар катнаша. Туристлар аерым кунакханәдә яки дәвалану шифаханәсендә урнашу, яшәү, очу яки башка транспорт төрләрен, экскурсияләр һәм башка хезмәтләрне үз эченә алган турпакетны сатып алырга мөмкин.
Тур яки кунакханәдә яшәү озынлыгы 2 төннән дә ким булмаска тиеш. Кире кайтару суммасы – тур бәясенең 20%ы, әмма 20 мең сумнан да артык түгел. Кэшбэк бары тик лояльлек программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләнгән сәфәрләр өчен генә исәпләнә. Аның өчен кешбэк сәфәр өчен түләгәннән соң автомат рәвештә хисаплана.
15 март көнне «MITT» халыкара күргәзмәсендә (Мәскәү шәһәре) Татарстан Республикасы туроператорлары өчен Кырым Республикасының туристлык ресурслары презентацияләнде. Кырымның «DonnaRosa», «MORE SPA & RESORT», «MRIYA RESORT & SPA» кунакханәләре, «Форос» шифаханәсе, «Рюкзак путешествий», «Севил», «Рэди-Рест», «Кенеш-тур» туроператорлары үз продуктлары һәм маршрутлары турында сөйләде.
Татарстан Республикасыннан «Персона Грата», «Казан шәһәренең туризм-мәгълүмат үзәге», «Лидер», «Казань Туристик», «Премьера», «Спутник-Гермес» туроператорлары Кырымда җәйге ял итүнең Татарстан халкы арасында бик популяр булуын һәм ял буенча тәкъдимнәргә ихтыяҗның елдан-ел арта баруын расладылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Кырым Республикасы Курортлар һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы 16-18 март көннәрендә Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза торган 27 нче «MITT 2021» халыкара күргәзмәсендә катнаша.
Татарстан Республикасының туристлык тармагы вәкилләре үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Татарстан Республикасы өчен бу – Россия Федерациясе территориясендә ковидка каршы чикләүләрне бетергәннән соң беренче туризм күргәзмәсе.
Күргәзмә кысаларында эшлекле очрашулар, форумнар, конференцияләр узачак. Базарның әйдәп баручы экспертлары туризмның актуаль проблемалары турында фикер алышачак, яңа юнәлешләр турында сөйләячәк һәм киләсе туристлык чорына бәяләр сәясәтен планлаштырачак.
MITT – 2018-19 еллардагы күргәзмәләрнең Гомумроссия рейтингында «Туризм һәм ял» категориясендә Россиянең иң эре туризм күргәзмәсе. Бу – бөтен дөньядан килгән илләр, төбәкләр һәм туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык.
Санатории-России.рф бронь алу порталы шифаханәләрдә ковидка каршы теркнәләндерү программалары булган төбәкләр рейтингын тәкъдим иткән.
COVID-19дан соң тернәкләндерү өчен беренче өчлекне Кырым, Сочи һәм Татарстанның көньяк ярлары шифаханәләре тәшкил итә.
Исемлекнең беренче унлыгында ковидтан соң Татарстан шифаханәләрендә тернәкләнү иң арзанлысы – яшәү, туклану һәм дәвалану өчен бер тәүлеккә 1800 сумнан башлана һәм Чиләбе өлкәсендә – 1950 сумнан башлана. Мәскәү өлкәсендә (3200 сум) һәм Ленинград өлкәсендә (2950 сум) барыннан да кыйммәтрәк.
Ковидтан соң тернәкләнү буенча 10 лидер төбәкләр исемлегендә Кырым, Краснодар крае, Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Ставрополь крае, Ленинград өлкәсе, Алтай крае, Самара өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Пермь крае бар.
Татарстанда программалар республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Казан медицина академиясе хезмәткәрләре арасында аудит узган, ә шифаханәләрнең табиблары тернәкләндерү программасы буенча 40 сәгатьлек уку курсын узганнар.
Рейтинг Россия шифаханәләрендә сәламәтлекне торгызу программаларын тикшерү мәгълүматлары буенча төзелгән.
16-20 март көннәрендә «Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясе» коммерциясез автоном оешмасы, Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Татарстанның югары уку йортларында туристлык, сервис һәм кунакханә эше факультетларында белем алучы студентлар өчен профильле-белем бирү сменасын уздыра.
Татарстан Республикасының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге иң яхшы экспертлары үзләренең лекцияләрен укыячак һәм иҗади дәресләр үткәрәчәк. Смена туристлык индустриясендә профессиональ үсеш алырга ярдәм итәчәк һәм тикшеренү эшләре өчен өстәмә материаллар бирәчәк.
Сменада катнашу бушлай.
Катнашу өчен 18 яшьтән башлап 24 яшькәчә студентлар чакырыла.
Катнашу өчен гаризаны телефон аша яки электрон адреска җибәрергә мөмкин: july.bashirova2011@yandex.ru
Татарстан Республикасы «Россияне Алеан белән ач» проекты кысаларында үзенең туристлык потенциалын тәкъдим итте.
«Россияне Алеан белән ач» проекты 2021 елда эшли башлады һәм Сочи шәһәре беренче катнашучы булды. Һәр атнаны тур операторы, туристлык буенча комитетларны һәм төбәкләрдәге министрлыкларны, кунакларны урнаштыру объектлары вәкилләрен җәлеп итеп, Россиядәге берәр төбәкне актив рәвештә алга этәрүгә багышлый. Тау чаңгысы курортлары, актив һәм ял көне турлары, уникаль экскурсияләр, дәвалау һәм спа-программалар, сити-брейклар, әйдәп баручы кунакханәләр һәм пансионатлардан мастер-класслар. Шуңа күрә туристлык агентлыклары туган илне өйрәнү, махсус реклама турларында катнашу, кыйммәтле призлар алу һәм, әлбәттә, алган белемнәрне актив сатуларга конвертлау өчен уникаль мөмкинлек ала