Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәритдин Насрыев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегация белән очрашты, очрашуда Үзбәкстан Республикасының Туризм үсеше буенча дәүләт комитеты рәисе киңәшчеләре Уткир Сәетов һәм Лола Рахманбаева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашу барышында яклар туризм өлкәсендә якларның алга таба хезмәттәшлеге турында, республикалар арасында туристлык агымын үзара арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.