ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Екатеринбургта Вьетнамның Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында Вьетнам Социалистик Республикасы һәм Татарстан Республикасының туристлык потенциалының үзара презентацияләре узды, яклар туристлар агымын үзара арттыру мөмкинлекләре, шулай ук якларның туризм өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында 21 июньдә узды

Мәскәүдә  «Здравница-2021» ХХ юбилей форумы тәмамланган. Күргәзмә стендларында «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе әгъзалары: «Татнефть» ГАҖ ССУ, «Крутушка» шифаханәсе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе шифаханәләре тәкъдим ителгән.

 «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе – Илкүләм курорт ассоциациясенең күптәнге һәм актив партнеры. Аның президенты – академик Александр Николаевич Разумов, күргәзмә стендларын караганда, Татарстан шифаханәләренең динамикалы үсешен һәм коронавирус йогышын кичергән авыруларны тернәкләндерү һәм торгызу программасына зур өлеш кертүе турында билгеләп үткән. «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе президенты Евгений Терентьев форумны оештыру комитетына «Здравниц»ның чирттагысын Татарстан Республикасында уздыру мөмкинлеген карарга кушкан.

Савыктыру оешмалары вәкилләре фәнни симпозиумда докладлар белән чыгыш ясаган.


18
июнь, 2021 ел
җомга

16 июньдә туризмда кэшбек программасының яңа этабы башланып китте, ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шартлары элеккегечә: турист картасына тур яки яшәү бәясенең 20 проценты, иң күбе 20 мең сум акча кире кайтачак. Түләүне МИР картасы белән башкарырга кирәк. Бер карта белән чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә мөмкин. 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Шул ук вакытта круизга 1 сентябрьдән башлап навигация тәмамланганчы барырга мөмкин булачак. Программада 2 төннән башланган сәфәрләр һәм кунакханәләр катнаша.

Программага 3000ләп партнер: отельләр, туроператорлар, круизлар һәм агрегаторлар җәлеп ителгән. Мөмкин булган барлык тәкъдимнәр һәм партнерлар исемлеге мирпутешествий.рф сайтында басылган һәм даими рәвештә реаль вакыт режимында тулыландырып торылачак.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Өстәмә белем бирү һәм балаларны савыктыру һәм аларның ялын оештыру федераль үзәге» яшь экскурсоводларның бөтенроссия конкурсын үткәрүе турында игълан итә.

Конкурс «Проект командасы» номинациясендә проект командалары арасында урта һәм өлкән мәктәп яшендә оештырылган төркемнәр өчен шәһәр тирәлегендә иң яхшы ике көнлек туризм маршрутын билгеләү өчен үткәрелә.

Турда бер төн куна торган ике көнлек программа һәм мәҗбүри тематикалы экскурсия программасы булырга тиеш.

Тема мөстәкыйль рәвештә сайлана.

Сайлап алу этабы – 2021 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр.

Конкурс турында иң тулы мәгълүмат классноепутешествие.рф сайтында урнаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасында Карелия Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының матбугат туры тәмамланды. 14 июньнән Петрозаводск кунаклары Казан, Зөя утрау-шәһәрчеге буйлап сәяхәт кылды, шулай ук Бөек Болгарда булдылар.

Матбугат туры Карелия халкын Татарстанга җәлеп итү максатында  оештырылган иде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре буенча төбәкара идарәсе 2021 елның 7 июненнән башлап Кырым Республикасы территориясенә балаларның оештырылган төркемнәрен кертүне чикләү турында хәбәр итә.

Роспотребнадзорның Краснодар крае идарәсе хәбәр иткәнчә, Краснодар крае территориясендә «Югары әзерлек» дип аталган эш режимы гамәлдә булуын дәвам итә.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле туристлык базарында катнашучылар!

Исегезгә төшерәбез, Программаның хәзерге барлык партнерларына сайттагы тәкъдимнәрне 2021 елның 15 июне ахырына кадәр актуальләштерергә кирәк.

 Программа шартлары:

Үткәрү вакыты – 2021 елның 16 июненнән 31 июленә кадәр.

Сәфәрнең озынлыгы – кимендә 2 төн (3 көн).

Сәяхәт даталары – 2021 елның 1 октябреннән 24 декабренә кадәр.

Кешбэкның максималь суммасы – тур бәясенең 20%ы, әмма 20 000 сумнан да артык түгел.

Яшәү бары тик классификацияләнгән урнашу чараларында яки урнашуның махсус транспорт чарасында гына мөмкин.

Кешбек программасында катнашмаган очрактагы тур бәясе белән программада катнашкан вакытта тур продуктының чагыштырма бәясе тулысынча тәңгәл килергә тиеш.

Мөһим: Программа шартларын бозган очракта туроператор/кунакханә квалификациясеннән мәхрүм ителергә һәм штрафка тартылырга мөмкин.

2021 елда «Күпбалалы Россия» проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды, «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, күпбалалы гаиләләрнең «Минем Россия» Бөтенроссия туристлык фестивален үткәрә.

Фестивальнең максаты – РФ территориясендә гаилә ялы өчен аеруча туры килә торган маршрутларны ачыклау, шулай ук балалы гаиләләр өчен өстенлекле юнәлеш буларак эчке туризмны алга этәрү. 

Конкурсларда һәм чараларда катнашу өчен фестиваль битенә https://многодетные-семьи.рф/turizm2021 керергә һәм теркәлергә кирәк!


11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Сергей Иванов Саха (Якутия) Республикасы эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких белән очрашты.

 Республикалар арасында туристлык буенча тәҗрибә алмашу һәм алга таба мавыктыру мәсьәләләре каралды. Очрашу «Татарстан Республикасында Саха Республикасы көннәре» чарасы кысаларында узды.

Шулай ук Сергей Иванов һәм Ирина Высоких Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә катнаштылар, анда сәнәгать туризмын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышынды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International