Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербургның туризмны үстерү комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Түгәрәк өстәлдә Петербург оешмалары һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты. Яклар Төньяк башкала һәм Татарстанның потенциалы турында сөйләделәр.

Спикерлар арасында Санкт-Петербургның «Шәһәр туристлык-мәгълүмат бюросы» дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм ике төбәкнең дә туристлык бергәлеге вәкилләре чыгыш ясады.

Ахырда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербургның туризмны үстерү комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2018 елда ике партнер да туризм өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында «Сарайлар һәм мәчетләр»гомуми экскурсия маршрутын эшләде. Ул Нева шәһәрендә 4 көн үткәрергә мөмкинлек бирә, шуннан Казанга юл ала. Төбәкара проект төбәкләрнең тарихи мирасын һәм үзенчәлекләрен чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International