РОСТУРИЗМ, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ, ТӨМӘН ӨЛКӘСЕ ҺӘМ TUI РОССИЯ КӨЗГЕ ЧАРТЕР ПРОГРАММАЛАРЫН ТӘКЪДИР ИТӘ

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

25 августта 11: 00 сәгатьтә РИА Новости онлайн-мәйданчыгында Россия эчендәге яңа юнәлешләр буенча туристик чартер программаларын эшләтеп җибәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Киләсе көздә туристларның Россиянең тагын ике төбәге – Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе белән якыннан танышу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Туризм буенча федераль агентлык һәм региональ хакимиятләр ярдәме белән чартер программаларын TUI Россия туроператоры башлап җибәрәчәк.

Төмәнгә – 2021 елның 7 сентябренә, Казанга-2021 елның 13 сентябренә Старт бирү планлаштырыла.

Туристларга уникаль архитектура һәм табигый истәлекле урыннар, аларның тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга, милли кухня ризыкларын авыз итәргә һәм җирле колоритка үтеп керергә мөмкинлек бирүче мавыктыргыч экскурсия программалары тәкъдим ителәчәк.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак

Яңа чартер программалары турында сөйләячәкләр:

- Зарина Догузова-туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе;

- Ләйлә Фазлыева – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары;

- Александр Моор-Төмән өлкәсе губернаторы;

- Тарас Демура-TUI Россия туроператоры генераль директоры.

Россия регионнарына туристик чартер программаларын гамәлгә ашыру субсидияләү механизмын булдыру аркасында мөмкин булды. Чартерларны эшләтеп җибәрү Россия регионнарына турлар бәясен ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта туристлар эре федераль туроператорның югары стандартларына җавап бирә торган сыйфатлы хезмәтләр ала алалар. Моннан тыш, туристларны кабул итү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче җирле компанияләр яңа клиентлар һәм үсешкә өстәмә стимул ала.

Матбугат конференциясенә сылтама буенча аккредитацияләнергә мөмкин http://pressmia.ru/pressclub/20210825/953317659.html

Сораулар: press.tourism.rt@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International