Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко туризмны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышын үткәрде. Утырышта туризмны цифрлаштыру өлкәсендә карарлар кабул ителде һәм 3-5% лы ташламалы кредитлар бирү тәртибен оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр каралды. Шулай ук шәһәрләрнең туристик үзәкләрен төзекләндерү турында да фикер алыштылар.