2021 елның 13 сентябрендә Мәскәүдән Казанга чартер рейслары башланыр алдыннан Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты «TUI Россия» туроператоры белән берлектә 23-26 августта туроператор хезмәткәрләре өчен стади-тур уздыра.
Кунаклар инде Казанның һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең төп истәлекле урыннарында булдылар, Иннополиста булдылар, ә бүген борынгы шәһәр – Бөек Болгар тарихы белән танышалар.