2022 елның 3 гыйнварыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан — Элиста маршруты буенча яңа очыш юнәлешен ачып җибәрәчәк.
Калмыкия Республикасы башкаласы Элистага туры рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 50 урынга исәпләнгән CRJ - 200 очкычларында башкарылачак.
Казаннан Элистага кузгалу – 09:30, Элиста аэропортына килү 11:30 сәгатьтә планлаштырыла. Элистадан кайтыр юлга кузгалу – 12:30, Казан аэропортына килү – 14:35.
Татарстан Республикасы һәм Калмыкия Республикасы арасында турыдан-туры һава юллары булдыру, һичшиксез, һәр як өчен дә туристлык мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
Калмыкия Республикасы башкаласы безнең илдә иң экзотик туризм юнәлешләрнең берсе булып санала. Элистага көнчыгыш колориты, буддизмның изге урыннары, чиксез далалар хакына баралар. Көнчыгыш традицияләренең һәм заманча Европа мәдәниятенең искиткеч ярашуы дөньяның бер генә шәһәренә дә охшамаган кабатланмас кала йөзен тудыра.
Юлда үткән вакыт 2 сәгатькә сузылачак. Бер якка булган билет бәясе, авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән, 5 мең 90 сумнан башлана. Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпаниянең http://uvtaero.ru сайтында алырга мөмкин.
Күңелле сәфәрләр теләп калабыз Сезгә!
«Ял көннәрендә 1000 һәм 1 ләззәт» программасының Яңа ел версиясенә Бөек Болгар, Алабуга, Чистай, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Саба һәм Алексеевск районнары кертелгән.
3 гыйнвардан ике көнлек сәяхәтне бер үк бәя – бер кешегә 2700 сумнан алырга була. Бу суммага җирле кунакханәдә ике көн дәвамында яшәү, шул исәптән төннәрен дә кертеп, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән. Шул ук вакытта туристлык үзәкләре программаларында тәкъдим ителгән яңа ел рәхәтлекләре дә кертелгән монда.
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Санкт-Петербург шәһәренең «Бон тур» туроператорының 15 турагенты өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итте.
Очрашу 21-24 декабрьдә реклама туры кысаларында узды. Туроператорлар Казан, Зөя утрау-шәһәрчегенең истәлекле урыннары белән таныштылар, Иннополиста, Кыш Бабай биләмәсендә булдылар. Шулай ук Санкт-Петербург турагентлары форд Казан кунакханәләрен һәм номерларын карый һәм бәяли алдылар.
Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәре башлана. Ярминкәләр, квестлар, яңа ел тамашалары, хәйрия спектакльләре һәм Яңа ел бәйрәмнәре туристларны көтә.
2021 елның 20 декабрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Туризм лидеры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурста туриндустрия предприятиеләре (Татарстан Республикасының туристлык оешмалары), музейлар һәм музей-тыюлыклар, туризм өлкәсендә уку йортлары, муниципаль берәмлекләр, экскурсия уздыручылар, туризм инфраструктурасын оештыру (отельләр һәм кунакханәләр, күңел ачу комплекслары, туклану предприятиеләре, сувенир компанияләр) катнаша.
Конкурсның максаты – туризм базарында иң яхшы катнашучыларны һәм юнәлешләрне ачыклау, Татарстан Республикасында заманча югары нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле туристлык комплексын оештыру бурычын хәл итүдә туристлык бизнесының тырышлыгын берләштерү һәм этәргеч ясау.
16 декабрьдә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын таныту бүлеге җитәкчесе Виктория Спиридонова Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим иткән. Ул республиканың туристик потенциалы турында сөйләгән.
Шулай ук презентацияләр белән түбәндәгеләр дә чыгыш ясады: Мария Хитева, туризм үсеше буенча директор урынбасары – ул Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел бәйрәмнәренә интерактив бәйрәм программаларын тәкъдир итте, Кыш бабай биләмәсенең генераль директоры Юлия Таланова – Кыш бабай биләмәсенең кышкы сезонын ачу турында, «Могҗизалар урманы» паркы һәм өлкәннәр һәм балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган интерактив парк турында сөйләде.
Татарстан Республикасының иң яхшы волонтерларына бүләкләр тапшырылды.
Туризм өлкәсендә волонтер номинациясендә «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО волонтеры Белоусов Олег Сергеевич җиңүче булды
Премия лауреатлары булып «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО волонтеры Фәйзуллина Алена Камил кызы һәм Татарстан Республикасы Буа районы вәкиле Ситов Данил Дмитриевич танылды
Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә 2021 елгы «Игелекле Татарстан» республика премиясе (алга таба – Премия) ел саен Татарстан Республикасы территориясендә иреклелек (волонтерлык) эшчәнлеген гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен ирекле кешеләрне (волонтерларны) ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында конкурс форматында үткәрелә.
Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә оештыра.
Бүген, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республика халкы һәм кунаклар өчен Татарстан Республикасында Яңа ел чараларына багышланган матбугат конференциясе узды
Матбугат конференциясе спикерлары булып түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Сергей Евгеньевич Иванов – Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе, Гүзәл Әсгатовна Сәлмәнова – Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры урынбасары, Розалия Миргалим кызы Нургалиева – Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры, Светлана Александровна Коновалова – «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Ксения Викторовна Хаҗиева – Казан Союзмультпарк директоры.
15 декабрьдә Profi.Travel порталында Кыш Бабай һәм Кар Кызы биләмәсенә багышланган вебинар булды. Сәламләү сүзе белән Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, шулай ук резиденциянең генераль директоры Юлия Таланова чыгыш ясады – ул резиденциядә, «Могҗизалар урманы» паркында кышкы сезон ачылу һәм өлкәннәр һәм балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган интерактив парк турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Profi.Travel – ул Россия һәм БДБ илләренең туризм базарларында 20 елдан артык эшләүче комплекслы мәгълүмат ресурсы. Әлеге портал иң заманча реклама технологияләрен кулланып, туристлык базарының В2В-сегментында турпродуктларны һәм дестинацияләрне digital-таныту буенча махсуслашкан. Profi.Travel порталын Россия һәм БДБ илләренең 100 меңнән артык турагенты укый
Санкт-Петербургтан Казанга рейслы туризм автобуслары Visit Tatarstan бренды төсләренә буялгач, билет сату кълщме 10 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Ecolines rus компаниясе генераль директоры Андрей Волков сөйләде.
«Без мондый чишелеш тәкъдим иткән Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты карарына нык гаҗәпләнгән идек. Әмма автобуслар линиягә чыккач, рейсларның тулылану дәрәҗәсе 10 процентка артты», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
Волков сүзләренчә, бу Visit Tatarstan брендының ачык дизайны ерактан күренеп торуы һәм Санкт-Петербург халкы өчен үзенчәлекле реклама щиты булып хезмәт итъе аркасында шулай килеп чыккан.
Компаниянең рейслары Санкт-Петербургтан Казанга һәм кирегә таба бу елның июненнән йөри башлаганнар. Волков билгеләп үткәнчә, мондый маршрутлар өчен иң популяр чорлар – август һәм Яңа ел каникуллары.
Генераль директор билгеләп үткәнчә, алда булачак бәйрәмнәр чорында барлык билетлар да диярлек сатылган һәм компания хәтта, мондый сәфәрләргә кызыксыну зур булу сәбәпле, өстәмә рейслар да игълан иткән.