«Туган Авылым» милли комплексы 2022 елның яз-җәй айлары өчен программа тәкъдим итте

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты.

Яңа сезонда Милли комплекс күп кенә яңалыклар һәм сыналган программаларга карата яңа караш тәкъдим итә.

Сезонның төп премьерасы - «Туган Батырның тууы» дип исемләнгән интерактив-милли хореография тамашасы. «Туган авылым» милли комплексы кунаклары өчен махсус рәвештә әкият герое уйлап чыгарыла һәм шуның буенча хореография спектакле куела.

Атна саен, 30 апрельдән сентябрьгә кадәр, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә, Милли комплекста кабат «Kazan show» дип аталган милли тамаша эшли башлый.

«Туган авылым тәме» дип аталган традицион экскурсия дә эшләячәк, анда комплекс тарихы, татарларның көнкүреше һәм кунакчыллыгы, милли татар ризыкларының үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин булачак.

«Туган авылым» ресторанының оста пешекчеләре аш-су буенча мастер-класс күрсәтә, анда үз кулларың белән өчпочмак һәм гөбәдия пешерергә була.

Шулай ук Казан ханлыгы стилендәге милли киемнәрдән фотосессия дә үткәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International