Сергей Иванов Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү перспективаларына, шул исәптән, цифрлы технологияләргә дә багышланган иде. Конференция Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе сайланган теманың актуальлеген әйтеп китте һәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының бу юнәлештә фәнни эш үзәге булып торуын искәртте.
«Цифрлы технологияләр зур тизлек белән үсә. Барлык тармакларга да икътисад зур йогынты ясый. Әле дә булса цифрлы технологияләр, цифрлы аналитик модельләрне кулланмаучыларның иске парадигмада калуын аңлыйсың. Цифрлаштыру һәм цифрлы трансформациянең төп максаты хезмәт күрсәтүне сыйфатлырак итү генә түгел, ә бәлки, беренче чиратта, бу тармак эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру белән дә бәйле. Россиянең, шул исәптән, Татарстанның бурычы – бу мәсьәләләрне беренчеләрдән булып хәл итү һәм бөтендөнья туристлык тармагына кушылу», - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.
«Пандемия һәм цифрлы трансгуманизм кыйммәтләренең хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү перспективаларына йогынтысы» дип аталган конференция эшендә Россиянең төрле субъектларыннан 120 дән артык кеше һәм Хорватия, Сербия, Швейцария вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлләр, секцияләр оештырылды.