Федераль һава транспорты агентлыгы хәбәр иткәнчә, сүз Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга очышлар ясау турында бара.
Россия COVID-19 белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга даими һәм даими булмаган очышлар өчен гамәлдән чыгара, дип хәбәр итә Федераль һава транспорты агентлыгы матбугат хезмәте.
«2022 елның 9 мартында, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, COVID-19 белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга даими һәм даими булмаган очышлар өчен гамәлдән чыгарыла», - диелә хәбәрдә.
Моннан алда Белоруссия, Доминикана, Мисыр (Каирдан тыш), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Финляндия, Чехия, Швейцария, Көньяк Корея һәм Кубага очу өчен дә ковидка бәйле чикләүләр бетерлгән иде.
Бу илләргә очышлар ясау хәзерге вакытта һава элемтәсе турындагы хөкүмәтара килешүләр һәм илләр арасындагы авиация властьларының аерым килешүләре белән генә чикләнә.
Авиация компанияләре, даими һәм даими булмаган очышлар вакытында, «COVID-19 таралуын булдырмау максатларында изоляция режимын саклау турында» РФ Баш дәүләт санитар табибының карарын үтәргә тиеш, дип өстәделәр Федераль һава транспорты агентлыгында.