Россия Хөкүмәте туристлык объектлары төзелешен инвестицияләүче компанияләр өчен нуль ставкалы өстәмә хак салымын кертүне хуплады. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында туристлык объектларын – кунакханәләр һәм клиентларны урнашуның башка чараларын төзи торган инвесторлар өчен нуль ставкалы өстәмә хак салымы кертеләчәк. Ул бу объектларны файдалануга тапшырганнан соң һәм шул исәптән, төзекләндерү эшләреннән соң биш ел гамәлдә булачак.
Шулай ук ташламалы өстәмә хак салымыннан моңа кадәр булган кунакханәләрнең һәм клиентларны урнаштыруның башка чараларының хуҗалары да файдалана алачак. Алар өчен ставка 2027 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булачак.
«Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, якын арада Россиядә ял итүгә ихтыяҗның шактый артуы көтелә. Әлеге яңа чара кунакханә-туристлык тармагына ярдәм итәргә һәм аны үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Беренче биш ел эшкуарлык үсеше өчен иң мөһимнәрдән санала. Бу вакыт аралыгында эшкуарлар чыгымнарын каплауга һәм зыянсызлыкка ирешә, шуңа күрә ярдәм итү күзлегеннән чыгып, нәкъ менә шундый вакыт аралыгы билгеләнә. Яңа чара тармакка инвестицияләр кертүне тәэмин итәчәк, инвестиция циклын бетерүгә ирешәчәк һәм ил гражданнарының ялы өчен яңа объектлар барлыкка килүгә этәргеч бирәчәк. Шулай ук бәяләр үсешенә бәйле рәвештә, кунакханәләрдә бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен шартлар тудыру, предприятиеләр эшчәнлеге индустриясендә эш урыннарын саклап калуны да мөһим дип саныйм», - диде Дмитрий Чернышенко.
Федераль туризм агентлыгы мәгълүматларына караганда, нуль ставкалы өстәмә хак салымы керткәндә, Россиядә салым чыгымнары кунакханәләр һәм кемпингларда вакытлыча яшәү өчен урыннар бирү юнәлешендә хезмәтләр күрсәтү буенча 16-19 млрд.сумга кадәр җитәчәк.
«Хөкүмәтнең кунакханә тармагы субъектлары өчен өстәмә хак салымын бетерү буенча 5 елга кабул ителгән карары соңгы унъеллыкта туристлык тармагы үсешендә иң көтеп алынган һәм мөһим карар булып исәпләнә, аны без барыбыз да көттек. Туризм буенча илкүләм проект чаралары белән беррәттән, бу карар тармакны көндәшлеккә сәләтле итәргә, яңа инвесторларны җәлеп итәргә һәм Россия туризмының төп проблемаларыннан берсе булган заманча сыйфатлы кунакханәләрнең җитешмәүчәнлеген хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта Россиядә туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә өстәмә хак салымы иң югары ставкалар белән бәяләнә. Ул 20% тигез. Шул ук вакытта кунакханә комплексларында бәянең 100%ы өстәлеп турыдан-туры оешмада формалаша, шуңа күрә өстәмә хак салымын түләү буенча салым йөкләнеше әйләнештәге салым белән бер дәрәҗәгә диярлек җитә һәм ул керемнең 30% тигез. Турситлык тармагында 10,5% норма дип санала. Мондый салым йөкләнеше, икътисадның башка тармаклары белән чагыштырганда, туристлык тармагын көндәшлеккә сәләтсез һәм инвесторлар өчен кызыксыз итә», - дип өстәде Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе Зарина Догузова.