Федераль туризм агентлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ дәүләт хезмәтләре порталында турислардан кире элемтә алу формасын булдырды

2022 елның 5 марты, шимбә

Федераль туризм агентлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ дәүләт хезмәтләре порталында турислардан кире элемтә алу формасын булдырды

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко йөкләмәсе нигезендә, Федераль туризм агентлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru/395103/1/form Россиягә кайтуда каршылыкларга очраган туристлардан кире элемтә алу формасын эшләтеп җибәрде.

Әлеге хезмәт аша Федераль туризм агентлыгы һәм Федераль һава транспорты агентлыгы Россия туристлары исемлегенә төзәтмәләр кертергә һәм аларга кире кайтырга ярдәм итәргә мөмкинлек бирүче билет турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Федераль туризм агентлыгы һәм Федераль һава транспорты агентлыгы Россия туристларының кире кайтуын оештыру эше белән шөгыльләнә. Көн саен даими һәм чартер рейслары Россия туристларын илгә кайтара.

Федераль туризм агентлыгы искә төшерә, әгәр мөмкинлеге булса, туристлар Россиягә чит ил авиакомпанияләре рейсларын, шулай ук тимер юл һәм автобус транспортын да кертеп, өченче ил аша кире кайтаруның гамәлдәге вариантларын карый ала. Федераль туризм агентлыгы моның өчен махсус белешмә әзерләнде, аны түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://t.me/doguzova_zv

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International