Баулы районы бөтен Россиядән җыелган проектлар арасында Авыл һәм туризм буенча беренче акселератор бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә керде

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Баулы районында авыл һәм экология туризмын үстерү мөмкинлекләрен популярлаштыру һәм киңәйтү» проекты «Җирле халыкны туризмны үстерүгә җәлеп итү» Бөтенроссия акселераторының грант бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә керде. Әлеге проектта Баулы районының «АулдаЯл» командасы җиңүгә лаек булды. Анда туристлык фирмасы, коммерциясез оешмалар, җирле хакимият органнары, эшкуарлык һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International