Май аенда Россиядә Якын Көнчыгышның әйдәп баручы дәүләтләреннән килгән туристларны кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында тренинг узачак

2022 елның 13 мае, җомга

17 һәм 18 майда Россиядә Якын Көнчыгыш илләреннән килгән туристларны кабул итү үзенчәлекләренә багышланган онлайн тренинг узачак. Ул RED Arabian онлайн-күргәзмәсенә әзерлек кысаларында үткәрелә, әлеге күргәзмә 2022 елның 20-29 июнендә үтәр дип планлаштырыла һәм Федераль туризм агентлыгы һәм Россиянең туристлык индустриясе берлеге ярдәме белән уздырыла. Ул Гарәп базарын күрергә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Күвәйт, Катар, Оман һәм Бәһрәйн туристларын кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Тренингта катнашу бушлай, теркәлү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International