10 майда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш сәфәре белән Азнакай һәм Зәй районнарында булды.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Азнакай районында тагылмалы йортлар, борт прицеплары җитештерү юнәлешендә эшләүче «PetSun» ҖЧҖ компаниясе эшчәнлеге белән танышты һәм «Азнакаевский завод Нефтемаш» АҖ заводында булды.
«Азнакаевский завод Нефтемаш» АҖ заводындагы очрашу барышында баш инженер Светлана Гаранина модульле биналар, медицина, торак, административ, җитештерү, көнкүреш билгеләнешендәге комплекслар җитештерү һәм конструкцияләрне монтажлау турында сөйләде.