Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты.
Яңа кунакханә «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы күпфункцияле кунакханә комплексы булып тора. Әлеге объектны төзү 2019 елның февралендә башланган иде. Инвесторы - «ТатКравтИнвест» ҖЧҖ («KRAVT GROUP» компанияләр төркеменә керә). Кунакханәнең тугыз катында төрле категориягә керә торган номерлар урнашкан: студияләр, ярымлюкслар һәм люкслар, апартаментлар һәм президент люксы, шулай ук мөмкинлекләре чикле кунаклар өчен стандарт номерлар да бар. Кунакханә барлыгы 500 кешене сыйдыра ала. Комплекс территориясендә машина кую урыннары бар. Комплекс интерьерларын бизәүдә Татарстан Республикасының милли татар мотивлары кулланылган.
Комплекс төзелеше «KRAVT GROUP» компаниясенең Татарстандагы беренче инвестиция проекты булып тора, шуннан соң республикада компаниянең башка проектлары да гамәлгә ашырыла башлый.
Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендәге аэропортларына рейсларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 8 мартына кадәр Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр озайтылды.
Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь, Элиста аэропортларына рейслар вакытлыча чикләнде.
Россиянең калган аэропортлары, шул исәптән, халыкара аэропортларны да кертеп, штат режимында эшли.
Россия авиакомпанияләренә, Сочи, Волгоград, Минераллы Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан да файдаланып, ябык аэропортларга пассажирлар илтүне альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителде.
Аэропортлар һәм авиакомпанияләрнең эшләү тәртибенә бәйле барлык үзгәрешләр турында аэропортларның һәм авиакомпанияләрнең рәсми сайтларыннан, шул исәптән социаль челтәрләрдән белергә мөмкин.
Чыганак: Росавиациянең рәсми сайты.
Мәгълүмат алырга мөмкин булган элемтә үзәкләренең телефон номерлары:
Олимпиада 15 мартта, Мәскәү вакыты белән 12: 00 сәгатьтә, YouTube–каналында туры эфирда узачак .https://www.youtube.com/channel/UCIlRK9LvFloa7cqf_70JtKg ("Россияне бел. Иң яхшы медиаволонтер». Онлайн-трансляция барышында Россия регионнарының мәдәни мирасын популярлаштыручы иң яхшы волонтерлар, шулай ук иң кунакчыл төбәкләр һәм торак пунктлар-мәдәният һәм туризм өлкәсендә медиаволонтерлык лидерлары аталачак. Педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм аларның тәрбияләнүчеләрен әлеге чарада катнашырга чакыралар
ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә Татарстанда 28 февральдән башлап нинди массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин булуын аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада кайбер массакүләм чараларны үткәрү рөхсәт ителә. Ведомство хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында ял оештыру, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама юнәлешендәге чараларны үткәрергә ярый.
Ачык мәйданчыкларда уздырыла торган чараларда 200 кадәр кеше катнаша ала, ябык мәйданчыкларда, бина мәйданына карап, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә тиеш, әмма бер бина эчендә 100 артык кеше булырга тиеш түгел.
Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт залларының 70% кадәр өлеше тамашачы белән тутырыла ала. Рәсми физкультура һәм спорт, мәдәни чараларда катнашучылар залның 50% кадәр өлешен тутыра ала, әмма кеше саны 500 артырга тиеш түгел. Залның 70% артмаган өлеше тутырылган очракта, мондый чараларны үткәрергә рөхсәт бирелә. Әмма барлык хезмәткәрләрнең дә вакцина ясаткан булуы һәм чарага кадәр 30 көн алдан ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе белән үз вакытында килешүе төп шарт булып тора.
«Гражданнар катнашындагы башка массакүләм чараларга 2022 елның 28 февраленнән башлап чикләүләр кертелде», - дип өстәделәр ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсендә.
Сезне тревел-маркетинг белгечләре өчен оештырылган вебинарга чакырабыз, аны без Федераль туризм агентлыгы белән берлектә уздырачакбыз. Ул 1 март көнне Мәскәү сәгате белән 11:00 булачак.
Туристлар өчен Россиядәге юнәлешләр арасында көндәшлек югары — илдә, чыннан да, төрле бәя һәм зәвыкка туры килерлек үзенчәлекле урыннар күп. Чит ил сәяхәтләренә карата таләпләрнең йомшаруы әлеге көндәшлекнең тагын да киеренкеләнүенә китерәчәк.
Миллионнарны янга калдырып, туристны ничек җәлеп итәргә һәм үз эшеңнең нәтиҗәлелеген ничек итеп үлчәргә икәнлеген аңлатачакбыз. Авиация билетларын эзләү һәм сату юнәлешендә хезмәт күрсәтү буенча махсуслашкан Авиасейлс хезмәткәрләре үз тәҗрибәсе белән бүлешәчәк. Алар ай саен 15 млн кулланучы белән эш итә.
Форматы: онлайн
Вакыты: 1 март, 11.00
Озынлыгы: 1 сәгать
Программа:
Вебинарга кушылу өчен, почтага гариза җибәрергә кирәк: daria.linkina@aviasales.ru
Хәзерге вакытта һава киңлеген өлешчә ябу, шулай ук Россиянең кайбер аэропортларындагы чикләүләр аркасында, чит илләрдәге Россия гражданнарының кире кайтуында кыенлыклар туарга мөмкин.
Бу очракта туристлык операторы белән элемтәне сакларга һәм мәҗбүри рәвештә Россия Тышкы эшләр министрлыгының «Чит ил ярдәмчесе» мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк (iOS, Android өчен дә ачык).
Федераль һава транспорты агентлыгы Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Федераль туризм агентлыгы белән берлектә Россия гражданнарын Европа дәүләтләреннән чыгару эше белән шөгыльләнә. Туристлар саны исәпләнгәннән соң, график төзеләчәк. Россия авиакомпанияләре пассажирлар алдында үз бурычын үтәргә һәм бу мәсьәлә буенча Европа илләренең авиация хакимиятләре белән килешүе һәм конструктив карары шартларында, аларны өйләренә кайтарырга әзер.
Россия гражданнары килеп туган проблема турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итә ала:
Тышкы эшләр министрлыгы тел.: +7 495 695 45 45
Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус почтасына язарга мөмкин (ФИА, кайда булуыңны күрсәтергә, элемтә өчен мәгълүматлар калдырырыга, килеп туган хәлне аңлатырга) - dskc@mid.ru
Федераль туризм агентлыгының кайнар линиясенә шалтыратырга була – 8 800 200 34 11 (Мәскәү сәгате белән 8.00-20.00 кадәр)
Хәзерге вакытта, әлеге чыганаклардан алынган мәгълүмат нигезендә, үз илләренә кайтуда ярдәм күрсәтелергә тиешле Россия гражданнарының исемлеге төзелә. Бу мәсьәлә белән РФ Транспорт министрлыгы, Тышкы эшләр министрлыгы һәм, Федераль туризм агентлыгы белән берлектә, Федераль һава транспорты агентлыгы шөгыльләнә.
Бүген Санкт-Петербургта Russian Travel Awards Бөтенроссия туристлык премиясе җиңүчеләре игълан ителде.
Премиянең эксперт советы узган 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы проектларына «Экология туризмы территориясе» номинациясендә 2 урын һәм «MICE территориясе» һәм «Эшлекле туризм территориясе номинацияләрендә ике өченче урын бирелде. Шулай ук Visit Tatarstan туристлык бренды «Территориянең иң яхшы туристлык бренды» дип аталган махсус премиягә лаек булды. Russian Travel Awards Бөтенроссия туристлык премиясе илдәге туризм тармагын һәм кунакчыллык индустриясен үстерү һәм алга җибәрүгә юнәлтелгән һәм ул ул унберенче тапкыр уза.
Федераль туризм агентлыгы мәгълүматларына караганда, Россиянең аэропортлар эше вакытлыча туктатылган төбәкләрендә 150 меңгә якын турист бар. Ялын алдан планлаштырган 25 мең турист та шулар исәбенә керә. Әлеге туристларның күпчелеге Кырымда һәм Краснодар краенда дип санала.
Хәзерге вакытта ябык аэропортлы төбәкләрдә ял итүче туристлар 2 марттан соң кайтырга тиеш дип көтелә. Ул вакытта алар сәяхәтләрен гадәти режимда дәвам итә ала. Ябык аэропортлы төбәкләрдән 2 мартка кадәр чыгарга тиешле туристлар Россия тимер юллары җибәргән махсус өстәмә поездларга билетлар сатып ала алалар. Өстәмә поездлар турындагы мәгълүматны Россия тимер юллары бердәм мәгълүмати хезмәт күрсәтү үзәге телефоны аша алырга мөмкин. Тел.: 7 800 775-00-00 Поездларга билетларны Россия тимер юллары сайты яки рәсми кушымтасы аша, шулай ук кассалардан да алырга мөмкин.
Моннан тыш, берничә эре туристлык операторы үз туристларын өчен ябык аэропортлы төбәкләрдән чыгару өчен автобус рейслары оештырган.
Шул ук вакытта аэропортлар эше тукталган төбәкләрдә, теге яки бу сәбәпләр аркасында кире кайта алмаган туристларны урнаштыру өчен, төрле «йолдызлы» категорияләргә караган кунакханәләр бар. Федераль туризм агентлыгы Россиядәге кунакханә хуҗаларыннан туристларның хәленә керүне сорый һәм ябык аэропортлардан чыга алмаган кунакларга кунакханәдә яшәп тору вакытын озайту үтенече белән мөрәҗәгать итә, әлеге кунакханә хезмәтләре өчен бәяләрне күтәрмәскә, яки мөмкин булганча, моның өчен түләү алмаска тәкъдим итә. Шулай ук туристлык операторлары белән тыгыз хезмәттәшлек итүне һәм килешенгән карарлар кабул итүне сорый.
Шулай ук Федераль туризм агентлыгы, Транспорт министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, кайбер аэропортларның вакытлыча ябылуы сәбәпле, чит илләрдән Россиягә кайта алмаган туристлар исемлеген төзи. Мондый туристларга туристлык операторлары һәм авиация компанияләре вәкилләре белән элемтәдә торырга кирәк. Без шулай ук Россиягә керә алмаган туристларга Гомумиросся халык фронты һәм Росконгресс фонды белән берлектә Федераль туризм агентлыгы булдырган «кайнар» линиягә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез: 8-(800)-200-34-11. Линия көн саен 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли, шалтырату бушлай. Бу линия аша аэропортларны ябуга бәйле барлык сорауларга да җавап табарга була.
Моннан тыш, Федераль туризм агентлыгы Федераль туризм агентлыгының Иҗтимагый советы белән берлектә штабтуризм.рф сайтында ябык аэропортлы төбәкләрдән чыга алмаган яки бу төбәкләргә РФ башка субъектына яки чит илгә чыккан сәфәрдән соң кайтуда кыенлыклар кичерә торган туристлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен онлайн-форма эшли башлады.
«Казан» гаилә үзәге янында үз маршрутлары белән илнең төрле шәһәрләреннән килгән «Байкал миле» автоузышында катнашучылар очрашты. Аларның һәркайсында көч урынын тасвирлаган бирем бар, алар шунда барып җитәргә тиеш. Соңыннан автоузышчылар Евразиянең иң зур күлендәге узышта катнашачак.
Бүген Казанда дүрт команда очрашты: алар Уфадан, Мәскәүдән һәм ике команда Санкт-Петербургтан килгән иде. Алар Татарстан башкаласы белән танышты һәм истәлекле урыннарны карады.
Узышның төп максаты - Россиянең мәдәни-тарихи матурлыгын ачу. Төрле шәһәрләрләреннән җыелган 12 команда аерым маршрутлар буенча барачак. Аларга оештыручылар биремнәр бирә, шулар буенча катнашучылар нинди урыннарда булырга кирәклеген белә алачак, дип аңлатты Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.
«Байкалга һәр команда үз маршруты белән бара. Аларның бурычы - Россиянең төрле шәһәрләрендә төрле туристлык объектларын таныту. Автоузышның тематикасы - көч урыннары. Бүген без Казаннан башланган «Байкал миле» гранд-турын рәсми рәвештә ачып җибәрәбез. Ул битараф булмаган сәяхәтчеләрне берләштерә һәм илебезнең матурлыгын яңача ачу мөмкинлеге бирә», - дип билгеләп үтте ул.
Узышның ахыры Бурятиянең Максимиха авылында тизлек фестивале белән тәмамланачак, анда күлдәге бозга шипланган резина белән керү каралган.
Уфадан килгән команда өчен куелган бурычларның берсе - 1941 елда баткан «Балхаш» судносын Новоуральскида яшәүче судно капитанының оныгына тапшыру. Бүген Башкортстаннан килгән сәяхәтчеләр патрон рәвешендә ясалган капсуланы Мәскәү командасы кулыннан алды. Алар аны Җиҗү музеннан Казанга алып килде. Ул корабль баткан урыннан алынган балчык белән тутырылган.
«Бу илебез тарихында моңсу бер вакыйга. 1941 елда Таллиннан халык эвакуацияләнә. Анда 200 дән артык судно катнашты. Аларның барысы да диярлек суга батырыла. «Балхаш» һәлакәте булган урыннан эзтабарлар отряды грунт ала. Новоуральскида корабта хезмәт иткән офицерның туганы табыла. Без бу грунтлы гильзаны Уфа командасына тапшырабыз», - дип хәбәр итте автоузышка Мәскәүдән килгән катнашучыларның берсе Сергей Лысенко.
Ул Казанның елмаеп торучы кешеләргә бай һәм матур шәһәр булуын да искәртте. Узышта катнашучылар көнне шәһәрдә уздыра, Татарстанның гастрономиясе белән таныша, шулай ук экскурсияләр һәм мастер-классларда була.
«Вместе-РФ» телеканалы сәяхәтчеләр өчен авторлык гиды форматында Россиянең туристлык мөмкинлекләре турында программалар циклын гамәлгә ашыра.
Бүген Казан һәм Алабуга шәһәрләре төшереледе. Кино төшерү төркеме «Кыргый ферма» һәм Юрьев мәгарәсендә булды.
«Вместе-РФ» ул – кабельле һәм спутник телевидениесе челтәрләрендә тапшырулар алып бара торган парламент телевизион каналы, ул Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы эше турында сөйли. Каналны 70 млн. нан артык кеше карый дип исәпләнә.
Кинога төшерү Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә узды.
Программага сылтама https://www.youtube.com/watch?v=B5uQtNaprec